Амус 9:1—15

9  Мин мәзбәхтән югарырак торучы Йәһвәне күрдем.+ Ул миңа болай диде: «Багананың башына бәр, һәм бусагалар какшар. Аларның башын чабып төшер, һәм мин халыктан калган кешеләрне кылыч белән үтерермен. Качып китүчеләрнең берсе дә чабып кача алмас, берсе дә котылмас.+  Алар казып, Кабердә* яшеренсәләр дә,Кулым аларны аннан өстерәп чыгарыр. Күккә кадәр менсәләр дә,Аларны аннан өстерәп төшерермен.  Карми́л очына менеп поссалар да,Анда аларны эзләп табармын һәм аларны алырмын.+ Күзләремнән диңгез төбенә төшеп качсалар да,Еланга аларны чагарга кушармын.  Дошманнары аларны әсирлеккә алып китсә дә,Анда кылычка әмер бирермен, һәм ул аларны һәлак итәр.+ Яхшылык түгел, ә явызлык кичереп торсыннар өчен, аларны күзәтеп торырмын.+  Аллаһы Тәгалә — Гаскәрләр Иясе Йәһвә җиргә кагыла,Нәтиҗәдә җир эри.+ Анда һәр яшәүче хәсрәт кичерер.+ Моның барысы Нил елгасыдай ташыр,Һәм Мисырның Нил елгасыдай кимер.+  „Күкләргә таба үз баскычын төзүче,Җир өстеннән күк гөмбәзен* урнаштыручы,Диңгездән су җыеп,Аны җир йөзенә Яудыручының+ исеме Йәһвә.+  Сез, и Исраи́л халкы, минем өчен кушлылар уллары кебек түгелме? — дип әйтә Йәһвә.—Мин Исраилне — Мисыр җиреннән,+Филистилеләрне — Криттан+ һәм су́риялеләрне Кирдан+ чыгармадыммы?“  „Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең күзләре гөнаһлы патшалыкка төбәлгән,Ул аны җир йөзеннән кырып ташлар.+ Ләкин Ягъкуб йортын юк иткәндә аның калдыгын калдырырмын+,— дип әйтә Йәһвә.—  Менә! Мин боерык бирәмҺәм бар халыклар арасында+ Исраил йортынИләк белән иләгән кешедәй иләрмен: Кечкенә ташларның берсе дә җиргә төшмәс. 10  Халкымның гөнаһ кылучы бар кешеләре,„Бәла безгә якын да килмәячәк, безгә кагылмаячак та“,— дип әйтүчеләр кылычтан һәлак булыр“. 11  „Ул көнне мин Давытның ауган куышын* кире торгызырмын,+Тишекләрне* ямармын,Аның җимерек урыннарын рәтләрмен. Мин аны, борынгы заманда торгызган кебек, яңадан торгызырмын.+ 12  Шулай итеп алар Эдомнан калганны+Һәм исемем белән аталган бар халыкларны үзенә алыр“,— ди моны башкаручы Йәһвә. 13  „Шундый көннәр килә,— дип әйтә Йәһвә,—Уракчы әле урыр, сукалаучы инде килеп җитәр,Чәчүче әле чәчәр, йөзем изүче инде килеп җитәр.+ Татлы шәраб таулардан тамар+Һәм бар калкулыклардан агар.+ 14  Мин Исраил халкымның әсирлеккә киткән кешеләрен кире җыярмын,+Һәм алар, ташландык хәлдә калдырылган шәһәрләрне яңадан торгызып, анда яшәр.+ Алар йөзем бакчалары утыртыр һәм алардан шәраб эчәр,+Җимеш бакчалары утыртыр һәм аларның җимешләрен ашар“.+ 15  „Мин аларны үз җирләрендә утыртырмын,Һәм аларны үзем биргән җирләреннән бүтән беркайчан даЙолкып алмаслар“+,— дип әйтә Аллаһың Йәһвә».

Искәрмәләр

Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «үз төзелешен».
Яки «чатырын; алачыгын».
Яки «Аларның тишекләрен».

Искәрмәләр

Медиаматериал