Яхъяга бирелгән Ачылыш 8:1—13

8  Шунда Бәрән+ җиденче мөһерне+ кубарды, һәм күктә якынча ярты сәгатькә тынлык урнашты.  Мин Аллаһы алдында басып торган җиде фәрештәне+ күрдем, аларга җиде быргы бирелде.  Алтын төтәсләвеч тоткан бүтән бер фәрештә килеп корбан китерү урыны+ каршына басты. Аңа тәхет алдындагы алтыннан ясалган корбан китерү урынында+ төтәтер өчен күп итеп фимиам+ бирелде, шул вакыт барлык изгеләрнең догалары ишетелеп тора иде.  Шул фәрештә кулыннан Аллаһы каршына фимиам төтене һәм изгеләрнең догалары+ күтәрелде.  Шуннан соң фәрештә төтәсләвечне алды да, аны корбан китерү урынындагы ут белән тутырып, утны җиргә ыргытты. Күк күкрәде, авазлар ишетелде, яшен яшьнәде,+ җир тетрәде.  Шунда һәрберсендә быргы булган җиде фәрештә быргы+ кычкыртырга әзерләнде.  Беренчесе быргысын кычкыртты. Шунда боз белән ут барлыкка килде, алар кан белән катнаштырылган иде. Моның барысы җиргә+ ыргытылды. Шунда җирнең өчтән бер өлеше янып бетте, агачларның өчтән бер өлеше янып бетте, һәм бөтен яшел үсемлек янып бетте.+  Икенче фәрештә быргысын кычкыртты. Шунда ялкынланып торган зур тауга охшаш нәрсә диңгезгә+ ыргытылды, һәм диңгезнең өчтән бер өлеше канга әйләнде;+  диңгездәге җан ияләренең өчтән бер өлеше һәлак булды,+ ә корабларның өчтән бер өлеше җимерелде. 10  Өченче фәрештә быргысын кычкыртты. Шунда күктән яктырткычтай янып торган зур йолдыз елгаларның өчтән бер өлешенә һәм чишмәләргә+ төште. 11  Шул йолдызның исеме — Әрем. Шунда суларның өчтән бер өлеше әрем сыман әче булды, һәм күп кенә кеше шул судан үлде, чөнки бу су әче+ иде. 12  Дүртенче фәрештә быргысын кычкыртты. Шунда кояшның+ өчтән бер өлешенә, айның өчтән бер өлешенә, йолдызларның өчтән бер өлешенә зарар килде. Бу аларның өчтән бер өлеше караңгылансын+ өчен һәм көн белән төн яктылыкның өчтән бер өлешен югалтсын өчен башкарылды. 13  Шунда мин күктә, югарыда очып барган бөркетне күрдем һәм аның көчле тавыш белән: «Җирдә яшәүчеләргә калган өч фәрештәнең быргы тавышыннан кайгы, кайгы, кайгы!+ Алар инде быргыларын+ кычкыртырга әзер»,— дигәнен ишеттем.

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал