Вәгазьче 10:1—20

10  Үле чебен хуш исле майны сасытып бозган кебек, аз гына ахмаклык та хөрмәтле һәм зирәк кешенең абруен төшерә.+  Зирәкнең йөрәге — аны дөрес юлга, акылсызның йөрәге аны бозык юлга илтә.+  Акылсыз кайсы юлдан гына бармасын, аның акылы җитми.+ Ул һәркемгә үзенең ахмаклыгын белдерә.+  Җитәкченең сиңа ачуы чыкса, үз урыныңны ташлап китмә,+ чөнки тыныч рух авыр гөнаһларны җиңеләйтә.+  Мин кояш астында башлыклар кылган бер хатаны — күңелсез мондый нәрсәне күрдем:+  акылсызлар күп кенә югары урыннарга куела, ә лаеклы* кешеләр түбән урыннарда утыра.  Мин атларга атланган хезмәтчеләрне һәм, коллар кебек, җәяү йөргән түрәләрне күрдем.+  Чокыр казыган кеше үзе шунда егылып төшәргә мөмкин,+ таш стена җимерүчене елан чагарга мөмкин.  Таш чыгару эшен башкаручы үзен таш белән имгәтергә мөмкин, утын яручыга да эшләгәндә куркыныч янарга мөмкин.* 10  Үтмәсләнгән балтаның йөзен кайрамасалар, аның белән эшләгәндә күп көч түгелер. Ә зирәклек белән эш итү уңышка китерә. 11  Елан тылсымланганчы чакса, аны тылсымлый белүчегә ни файда? 12  Зирәк үз сүзләре белән илтифат казана,+ ә акылсызның теле үзен харап итә.+ 13  Аның беренче әйткән сүзләре — ахмаклык,+ соңгы сүзләре — һәлакәтле дуамаллык. 14  Әмма ахмак сөйли дә сөйли.+ Кеше нәрсә буласын белми. Үзеннән соң ни булачагын аңа кем әйтер?+ 15  Акылсызлар үз эшләреннән арый, алар бит шәһәргә алып барган юлны да таба алмый. 16  Илнең патшасы малай булса,+ мирзалары иртәдән башлап мәҗлесләр үткәрсә, шул илгә зур кайгы! 17  Ә патшасы затлы нәселдән булса, мирзалары эчкечелеккә бирелер өчен түгел, ә көч җыяр өчен тиешле вакытта ашый торган булса, шул ил бик бәхетле!+ 18  Кешенең ялкаулыгы аркасында йорт түбәсе сыгылып төшә, иренчәк куллар аркасында түшәмнән су ага.+ 19  Икмәк* шатландыра, шәраб тормышны күңелле итә,+ ләкин бөтен нәрсә өчен акча кирәк.+ 20  Патшаны хәтта үз эчеңнән* дә каһәрли* күрмә+ һәм йокы бүлмәсендә байны ләгънәт итмә, чөнки берәр кош сүзләреңне* җиткерергә һәм канатлы җан әйтелгәнне кабатларга мөмкин.

Искәрмәләр

Яки «сәләтле».
Я, бәлки, «сак булырга кирәк».
Яки «Ризык».
Я, бәлки, «ятагыңда».
Яки «патшага бәла чакыра».
Яки «хәбәреңне».

Искәрмәләр

Медиаматериал