Вәгазьче 2:1—26

2  Аннары мин үз эчемнән: «Рәхәт тормыш татып карыйм әле. Файдасы бар микән?» — дип уйлап куйдым. Әмма бу да буш нәрсә икән.  Көлү турында мин: «Бу дуамаллык!» — дидем, Ә рәхәт тормыш турында: «Аның ни файдасы бар?» — дидем.  Мин шәраб эчүдән,+ шул ук вакыт зирәклегемне югалтмыйча, нинди файда бар икәнен күңелем аша үткәреп тикшердем; мин хәтта акылсызлыкка бирелеп, кешеләр өчен кыска гомер эчендә күкләр астында нинди эш белән шөгыльләнү иң яхшысы икәнен белергә тырыштым.  Мин зур эшләр башкардым:+ үземә йортлар төзедем,+ йөзем бакчалары үстердем,+  бакчалар белән парклар ясадым, анда төрле-төрле җимеш агачлары утырттым;  урмандагы яшь агачларны су белән сугарыр өчен, сулыклар булдырдым.  Мин үземә хезмәтчеләр җыйдым,+ йортымда күп коллар туып үсте. Шулай ук мин күп итеп мал — эре һәм вак терлек үрчеттем.+ Иерусалимда миңа кадәр булган бер кешенең дә шулкадәр мал-туары юк иде.  Мин үземә патшалар һәм төбәкләр байлыгы*+ — алтын-көмеш тупладым.+ Яныма җырчы ирләр һәм хатыннар, шулай ук адәм улларына ләззәт китерүче күп хатын-кыз* чакырдым.  Мин бөек булдым һәм Иерусалимда миңа кадәр яшәгән бар кешедән дә өстен булып киттем.+ Һәм зирәклегемне югалтмадым. 10  Мин үземне күзем төшкән бернәрсәдән дә тыймадым.+ Йөрәгемне һичнинди рәхәтлектән* мәхрүм итмәдем, чөнки күңелем барлык эшләремә сөенде. Бу тырыш хезмәтемнең әҗере* иде.+ 11  Тик кулларым башкарган барлык эшләр һәм тырыш хезмәтем турында уйлангач,+ шуны күрдем: бар нәрсә мәгънәсез һәм җил куу гына икән.+ Кояш астында бер нәрсәнең дә әһәмияте* юк.+ 12  Шуннан соң мин зирәклеккә, дуамаллыкка һәм акылсызлыкка игътибар итеп:+ «Патшадан соң киләчәк кеше нинди эшләр кыла алсын? Элек башкарылган эшләрне генә»,— дип уйлап куйдым. 13  Мин шуны аңладым: яктылык караңгылыктан өстенрәк булган кебек, зирәклек акылсызлыктан өстен.+ 14  Зирәкнең күзләре бар нәрсәне ачык күрә,*+ ә акылсыз караңгылыкта йөри.+ Мин шуны да аңладым: аларның икесен дә бер үк нәрсә көтә.+ 15  Шунда мин үз күңелемнән: «Акылсызны көткән нәрсә мине дә көтә бит»,— дип уйлап куйдым.+ Алайса, бик зирәк булып, нәрсә казандым? Мин үз күңелемнән: «Бу да буш нәрсә икән»,— дип уйлап куйдым. 16  Зирәкне дә, акылсызны да мәңге истә тотмаслар.+ Вакыт узар, һәм барысын да онытырлар. Зирәк кеше дә ахмак кебек үк үлеп китәр.+ 17  Мин тормышны нәфрәт итә башладым,+ чөнки кояш астында башкарылган бөтен нәрсә күңелсез булып тоелды, барысы да буш нәрсә+ һәм җил куу гына иде.+ 18  Мин кояш астында тырышып башкарган бөтен эшләремне нәфрәт иттем,+ чөнки бар нәрсәмне миннән соң киләчәк кешегә калдырачагымны аңладым.+ 19  Һәм кем белсен: ул зирәк булырмы, әллә ахмакмы?+ Минем кояш астында тырыш хезмәт һәм зирәклек белән җыйган бар нәрсәм барыбер аныкы булыр. Бу да буш нәрсә. 20  Шунда кояш астында тырышып башкарган барлык эшләремә карагач, күңелем төште. 21  Чөнки кеше, үз зирәклегенә, белеменә һәм осталыгына таянып, тырышып эшләсә дә, милкен* аны эшләп тапмаган кешегә бирергә мәҗбүр.+ Бу да буш нәрсә һәм зур кайгы.* 22  Кеше, кояш астында тырышып эшләп, йөрәге авыр хезмәткә омтылып, чынында нәрсәгә ирешә соң?+ 23  Бөтен гомере кайгы-хәсрәттә үтә,+ хәтта төнлә дә күңеленә тынычлык юк.+ Бу да буш нәрсә икән. 24  Кеше өчен ашап-эчүдән һәм тырыш хезмәте белән җанына рәхәтлек китерүдән яхшырак нәрсә юк.+ Мин шуны аңладым: моны да Аллаһы бирә,+ 25  чөнки миннән дә яхшырак ашап-эчеп яшәүче бармы соң?+ 26  Ходай үзе хуплаган кешегә зирәклек, белем һәм шатлык бирә,+ ә гөнаһ кылып яшәүчегә байлык җыю мәшәкате бирә, һәм ул шул байлыгын Аллаһы хуплаган кешегә тапшырырга мәҗбүр була.+ Бу да буш нәрсә һәм җил куу гына.

Искәрмәләр

Яки «төбәкләргә хас мал-мөлкәтне».
Яки «ханым, әйе, ханымнар».
Яки «өлеше».
Яки «күңел ачудан».
Яки «файдасы».
Сүзгә-сүз «күзләре башында».
Яки «бәла».
Яки «һәрнәрсәне».

Искәрмәләр

Медиаматериал