Гыйбрәтле сүзләр 12:1—28
12 Тәрбия яраткан кеше белемне ярата,+Ә төзәтүне нәфрәт итүче акылсыз.+
2 Игелекле кеше Йәһвәнең хуплавына ирешә,Ә мәкерле кешене ул хөкем итә.+
3 Һичкем явызлык кылып, имин яши алмас,+Ә тәкъваларның тамыры беркайчан да йолкып алынмас.
4 Яхшы хатын — үз иренең таҗы,+Ә оятсыз хатын иренең сөякләрендәге черек кебек.+
5 Тәкъваларның уйлары гадел,Явызларның җитәкчелеге ышанычсыз.
6 Явызларның сүзләре — үлем тозагы,+Намуслыларның теле коткару китерә.+
7 Явызлар, бәреп төшерелгәч, юк була,Ә тәкъваларның йорты имин торыр.+
8 Теле зирәк кеше макталыр,+Ә күңеле бозык кеше хур булыр.+
9 Гади, әмма хезмәтчесе булган кешеҮз-үзен данлаучы, әмма икмәккә мохтаҗ кешедән яхшырак.+
10 Тәкъва кеше мал-туары* турында кайгыртып яши,+Әмма явыз кешенең мәрхәмәте дә рәхимсез.
11 Үз җирен эшкәртүче кеше икмәккә туяр,+Ә юк-бар артыннан куып яшәүче акылга сай.
12 Явыз кеше яманнарның ятьмәсенә эләккән табыштан көнләшә,Ә тәкъваларның тамыры җимеш бирә.
13 Явыз кеше үзенең гөнаһлы сүзләре тозагына эләгер,+Ә тәкъва кеше бәладән котылыр.
14 Кеше үз сүзләренең җимешеннән игелек татыр,+Кылган эшенең әҗерен күрер.
15 Акылсыз үз юлын туры дип уйлар,+Ә зирәк кеше киңәшне кабул итәр.+
16 Акылсыз ачуын шунда ук* белдерә,+Ә алдын-артын уйлап яшәүче хурлауны игътибарсыз калдыра.
17 Дөрес шаһитлек бирүче хак сүзләр сөйли,Ә ялган шаһит алдый.
18 Уйламыйча әйтелгән сүз кылычтай телгәли,Ә зирәкнең теле дәвалый.+
19 Хак сүзләр мәңге яшәр,+Ә ялган телнең гомере — бер мизгел генә.+
20 Явыз ниятләр коручының күңелендә хәйлә,Ә тынычлыкка омтылучыларның йөрәгендә шатлык.+
21 Тәкъва кеше һичбер зыян күрмәс,+Ә явызларның кайгы-хәсрәтләре җитәрлек булыр.+
22 Ялган тел Йәһвә өчен җирәнгеч,+Ә тугрылар аның күңеленә хуш килә.
23 Алдын-артын уйлаучы кеше белгәннәрен яшерә,Ә акылсызның күңеле ахмаклыгын ачып сала.+
24 Тырыш куллар идарә итәр,+Ялкау куллар кол булыр.+
25 Кешене борчыган нәрсәләр аның күңелен төшерә,*+Ә яхшы сүз күңелен күтәрә.+
26 Тәкъва кеше үз даирәсен эзли,Ә явызларның юлы аларны адаштыра.
27 Ялкау кеше хайван ауламас,+Ә уңган булу — кешенең байлыгы.
28 Тәкъвалык юлында тормыш,+Аның сукмагында үлем очрамас.