Гыйбрәтле сүзләр 20:1—30

20  Шәраб мыскыл итүчән,+ исерткеч эчемлек котырынкы,+Алар аркасында юлдан язган кеше зирәк түгел.+ 2  Арысланның үкерүе курку уяткан кебек, патша да курку уята.+ Аның ачуын чыгарган һәркем җанын куркыныч астына куя.+ 3  Үз-үзеңне бәхәсләшүдән тыю мактауга лаек,+Ә ахмаклар бәхәскә кереп китәр.+ 4  Ялкау салкыннар вакытында сукаламый,Шуңа күрә урак өстендә, мохтаҗлыкта калгач, теләнеп йөрер.*+ 5  Кеше күңелендәге уй-ниятләр — тирән сулар ул,Ләкин үткен акыллы кеше аларны чумырып ала белә. 6  Күпләр: «Минем тугры мәхәббәтем бар»,— дисә дә,Тугры кешене кем таба алыр? 7  Тәкъва кеше сафлык юлыннан йөри.+ Аның балалары бәхетле.+ 8  Хөкем итәргә дип тәхеткә утырган патша+Күз карашы белән бөтен явызлыкны аера.+ 9  «Йөрәгем чиста,+Гөнаһларымнан арындым»,— дип кем әйтә ала?+ 10  Ялган герләр һәм төгәл булмаган үлчәү*Икесе дә Йәһвә өчен җирәнгеч нәрсә.+ 11  Хәтта баланың* да тәртибе сафмы, яхшымы икәнлегеАның эшләреннән күренә.+ 12  Ишетүче колак һәм күрүче күз —Икесен дә Йәһвә булдырган.+ 13  Йокы капчыгы булма, югыйсә мохтаҗлыкка калырсың.+ Күзләреңне ач, һәм ризыгың мул булыр.+ 14  Сатып алучы: «Начар, начар!» — дип әйтә,Аннары китә дә үзе белән мактана.+ 15  Алтын да, күп мәрҗән* дә — кыйммәтле нәрсәләр,Әмма зирәк тел тагы да кыйммәтрәк.+ 16  Чит кешенең бурычын түләү өчен өстенә җаваплылык алучының киемен алып кал,+Азгын хатын* өчен үз өстенә җаваплылык алган кешедән рәһен* ал.+ 17  Алдау юлы белән табылган икмәк кешегә тәмле булып тоела,Әмма аннары аның авызы вак ташлар белән тулыр.+ 18  Киңәшләшеп алгач,* уй-ниятләр чынга аша.+ Сугыш алып барганда, акыллы* җитәкчелеккә таян.+ 19  Гайбәтче башкаларның серен ачып йөри.+ Сүз йөртүче* белән аралашма. 20  Кем дә кем ата-анасын каһәрли икән,Караңгы төшкәч, шуның яктырткычы сүнеп китәр.+ 21  Комсызлык белән алынган мирасАхырда фатиха китермәс.+ 22  «Явызлык өчен үч алырмын!» — димә.+ Йәһвәгә өметлән,+ һәм ул сиңа ярдәм итәр.+ 23  Ялган герләр* Йәһвә өчен җирәнгеч,Ялган үлчәү дә — яхшы нәрсә түгел. 24  Кешенең адымнарын Йәһвә юнәлтә.+ Адәм улы үз юлын* ничек белсен? 25  Ашыгып, берәр нәрсәне «багышланган» дип игълан итү,+Ә аннан соң гына нәзер турында уйлый башлау — кеше өчен тозак.+ 26  Зирәк патша явызларны аера+Һәм алар өстеннән ашлык сугу тәгәрмәче тәгәрәтә.+ 27  Кешенең сулышы — Йәһвәнең яктырткычы,Күңел түрләрен яктыртып тора. 28  Патшаны тугры мәхәббәт һәм тугрылык саклый,+Тәхетен ул тугры мәхәббәт ярдәмендә ныгыта.+ 29  Яшьләрнең даны — аларның көч-кодрәте,+Картларның шөһрәте — аларның чал чәче.+ 30  Кара янган урыннар һәм яралар яманлыктан арындыра,*+Кешене кыйнау аның күңелен саф итә.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «Ул урак өстендә эзләр, әмма бернәрсә тапмас».
Яки «Ике төрле таш гер һәм ике төрле үлчәү савыты».
Яки «малайның».
Ягъни залог.
Яки «Чит ил кешесе».
Яки «Киңәш ярдәмендә».
Яки «оста».
Яки «Теле белән кызыктыручы».
Яки «Ике төрле таш гер».
Яки «йөрисе юлын».
Яки «чистарта».

Искәрмәләр

Медиаматериал