Гыйбрәтле сүзләр 23:1—35

23  Патша белән ашарга утырсаң,Үз алдыңда булганны җентекләп күзәт.  Ашарга яратасың икән,*Үзеңне тыя бел.*  Аның тәмле ризыкларына нәфесеңне сузма,Ул ризыкка алданма.  Байлыкка омтылып, үз-үзеңне бетермә,+Җитәр, төшенүчән икәнеңне күрсәт.*  Аңа күз салырга өлгермәссең, ул инде юк булыр,+Чөнки канатлар булдырып, бөркеттәй очып китәр.+  Саран* кешедә ашама,Тәмле ризыкларына нәфесеңне сузма.  Чөнки ул хисап итүче* кеше сыман,Сиңа: «Аша, эч»,— ди, әмма фикерләре бөтенләй башка.  Ашаганнарыңны косып чыгарырсың,Һәм ягымлы сүзләрең заяга китәр.  Акылсызга берни дә әйтмә,+Чөнки ул акыллы сүзләреңне кире кагар.+ 10  Күптән урнаштырылган чикләрне күчермә,+Атасыз баланың басуына кулыңны сузма. 11  Аның Яклаучысы* көчле,Ул аңа ярдәм итеп, сиңа каршы чыгар.+ 12  Тәрбияне бөтен күңелең белән кабул итҺәм белемгә колак сал. 13  Баланы* тәрбиясез калдырма.+ Чыбык белән җәза бирсәң, ул үлмәс. 14  Кабердән* җанын саклап калыр өчен,Аны чыбыкла. 15  Улым, синең йөрәгең зирәклеккә өйрәнсә,Минем йөрәгем дә шатланыр.+ 16  Телеңдә хак сүзләр булса,Күңелем сөенер. 17  Күңелеңдә гөнаһ кылучылардан көнләшү булмасын,+Һәрвакыт Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтеп яшә.+ 18  Шунда синең киләчәгең яхшы булыр,+Өметең дә өзелмәс. 19  Улым, мине тыңла һәм зирәк бул,Дөрес юлдан йөрер өчен, йөрәгеңне әзерлә. 20  Күп шәраб эчүчеләр,+Шартлаганчы ит ашаучылар арасында булма.+ 21  Эчкече һәм бирән бөлгенлеккә төшәр бит,+Йокымсырау аларны иске-москыга киендерер. 22  Сиңа тормыш биргән атаңны тыңла,Анаң картайса да, аны ихтирам ит.+ 23  Хакыйкатьне сатып ал һәм аны беркайчан да сатып җибәрмә,+Шулай ук зирәклек, тәрбия һәм төшенүчәнлек сатып ал.+ 24  Тәкъваның атасы сөенәчәк,Зирәк угылның атасы да шатланачак. 25  Әти-әниең куаначак,Сиңа тормыш биргән анаң сөенәчәк. 26  Улым, мине бөтен йөрәгең белән тыңла,Юлларым сиңа рәхәтлек китерсен.+ 27  Фахишә — тирән бер чокыр бит,Бозык* хатын — тар кое ул.+ 28  Ул юлбасар сыман сагалап ята,+Хыянәтче ирләрнең санын арттыра. 29  Кемдә кайгы? Кемдә хәвеф? Кемдә талашулар? Кемдә моң-зар? Кемдә сәбәпсез җәрәхәтләр? Кемнең күзләре кызыл?* 30  Озак шәраб эчеп утыручыларның,+Тәмләтелгән шәраб эзләп йөрүчеләрнең* түгелме? 31  Шәрабның кызыл булуына карап торма,Касәдә ялтырап торуына, эчкәндә тәмле булып тоелуына карама. 32  Ахырда ул еландай чагар,Зәһәр елан сыман агулар. 33  Күзләреңә сәер нәрсәләр күренер,Күңелеңә азгын уйлар килер.+ 34  Һәм син диңгез уртасында ятучы,Кораб мачтасының башында ятучы кешедәй булырсың. 35  «Мине кыйнадылар, әмма мин сизмәдем.* Миңа суктылар, тик мин белмәдем. Кайчан уянырмын икән?+ Тагын эчәсем килә бит»*,— диярсең.

Искәрмәләр

Яки «Теләкләр тулы җаның булса».
Сүзгә-сүз «Бугазыңа пычак терә».
Я, бәлки, «Үз акылыңа таянма».
Яки «Усал күзле».
Яки «җаныннан санап утыручы».
Сүзгә-сүз «Йолып Алучысы».
Яки «Малайны; Егетне».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «Чит». Гс 2:16 ны к.
Яки «тонык».
Яки «шәрабны авыз итәргә җыелганнарның».
Яки «авырту сизмәдем».
Яки «Мин аны кабат эзләрмен».

Искәрмәләр

Медиаматериал