Гыйбрәтле сүзләр 28:1—28
28 Явызлар артларыннан беркем кумаса да чабалар,Ә тәкъвалар* арыслан кебек батыр.+
2 Илдә халык җинаять кылганда,* мирзалар бер-берсен алмаштырып тора,+Ә үткен акыллы һәм белемле кешенең ярдәме белән мирза* озак идарә итә.+
3 Мескеннәрне алдаучы ярлы кеше+Бар ризыкны агызып алып киткән яңгырга охшаш.
4 Законны бозучылар явыз кешегә дан китерә,Ә законны үтәүчеләрнең аларга ачуы килә.+
5 Яманнар гаделлекне аңлый алмас,Ә Йәһвәне эзләүчеләр бар нәрсәгә төшенә.+
6 Сафлык юлыннан йөрүче ярлы кешеБозык юлдан йөрүче байдан яхшырак.+
7 Акыллы угыл әмерләрне үти,Ә бирәннәр белән дуслашучы әтисен хурлыкка калдыра.+
8 Байлыгын риба* алып арттыручы+Аны ярлыларга ярдәм иткән кеше өчен җыя.+
9 Канунга колак саласы килмәгән кешенеңДогасы да җирәнгеч.+
10 Намуслыларны адаштыручы үзе казыган чокырга төшәр,+Ә саф кешеләр яхшылыкны мирас итеп алыр.+
11 Бай кеше үзен зирәк дип саный,+Ә ярлы кеше, үткен акыллы булса, аны үтәдән-үтә күрә.+
12 Тәкъваларның тантанасы нинди искиткеч!
Ә явызлар идарә итә башлагач, халык яшеренә.+
13 Гөнаһларын яшерүче уңышлы булмас,+Әмма гөнаһларын танып, аларны калдырган кешегә шәфкать күрсәтелер.+
14 Һәрвакыт сак* булган кеше бәхетле,Ә күңелен каты итүче бәлагә эләгер.+
15 Мескен халык өстеннән хакимлек иткән явыз идарәчеҮкерүче арысланга һәм һөҗүм итүче аюга охшаш.+
16 Акылы булмаган җитәкче хакимлеген дөрес кулланмый,+Ә намуссыз табышны нәфрәт итүченең гомере озын булыр.+
17 Берәрсен үтереп кан* коюда гаепле кеше гүргә иңгәнче качып йөрер.+
Аңа һичкем ярдәм итмәсен.
18 Сафлыкта йөрүче кеше коткарылган булыр,+Ә юллары бозык кеше һич көтмәгәндә егылыр.+
19 Үз җирен эшкәртүченең икмәге күп булыр,Ә буш нәрсәләр артыннан куып яшәүче бөлгенлек упкынына төшәр.+
20 Тугры кеше мул фатихалар урыр,+Ә баерга ашыгучы гаепсез калмас.+
21 Кешеләрне аеру яхшы түгел,+Әмма бер телем икмәк өчен кеше яман эш кылырга мөмкин.
22 Көнче* кеше байлыкка кызыга,Ә үзенә мохтаҗлык киләсен белми.
23 Ялагай теллегә карагандаШелтә бирүче+ күбрәк илтифат казаныр.+
24 Ата-анасын талап: «Бу гөнаһ түгел»,— дип әйтүче+Һәлакәт китерүченең иптәше була.+
25 Комсыз кеше* гауга күтәрә,Ә Йәһвәгә таянучы һәркем уңыш казаныр.+
26 Үз йөрәгенә таянучы — акылсыз,+Үзен зирәк тоткан кеше котылыр.+
27 Ярлыларга карата юмарт булган кеше мохтаҗлыкка калмас,+Ә аларга күз йомган кешегә ләгънәт явар.
28 Явызлар идарә итә башлагач, кешеләр яшеренә,Ә алар юк булгач, тәкъвалар күбәя.+
Искәрмәләр
^ Яки «гаделләр».
^ Яки «баш күтәргәндә».
^ Сүзгә-сүз «ул».
^ Ягъни процент.
^ Яки «Аллаһыга курку-хөрмәте».
^ Яки «Берәр җанның канын».
^ Яки «Комсыз».
^ Я, бәлки, «Тәкәббер җан».