Еврейләргә 13:1—25

13  Бер-берегезне туганнарча яратып тормыш итегез.+ 2  Кунакчыллык* күрсәтергә онытмагыз,+ кайберәүләр бит, кунакчыл булганга күрә, үзләре дә белмичә фәрештәләрне кабул иткән.+ 3  Төрмәдә* утыручыларны, үзегез дә алар белән бергә тоткынлыкта булгандай,+ исегездә тотыгыз.+ Эзәрлекләүләргә дучар булганнарны да хәтердә саклагыз, чөнки сез үзегез дә әле тәндә каласыз.* 4  Һәр кеше никахны ихтирам итсен, никахын саф килеш сакласын,+ чөнки зиначыларны* һәм хыянәтчеләрне Аллаһы хөкем итәчәк.+ 5  Байлык яратмыйча тормыш итегез,+ булганына канәгать булып яшәгез,+ чөнки Аллаһы: «Мин сине беркайчан да калдырмам һәм беркайчан да ташламам»+,— дигән. 6  Шуңа күрә без кыюланып: «Йәһвә* — минем ярдәмчем, шунлыктан һичнәрсәдән курыкмам. Кеше миңа нәрсә эшли алсын?»+ — дип әйтә алабыз. 7  Арагызда җитәкчелекне үз өсләренә алып, сезгә Аллаһы сүзен җиткергән кешеләрне исегездә тотыгыз.+ Аларның тәртипләре нинди нәтиҗәләргә китергәнен күзәтеп, иманнарыннан үрнәк алыгыз.+ 8  Гайсә Мәсих кичә дә, бүген дә һәм мәңгегә шул ук. 9  Төрле ят тәгълиматлар сезне читкә алып китмәсен, чөнки йөрәкне ризыкка кагылышлы кагыйдәләр белән түгел, ә Аллаһының юмарт игелеге белән ныгыту яхшырак.+ Андый кагыйдәләр белән мавыгу файда китерми. 10  Безнең корбан китерү урыныбыз бар, һәм андагы корбанны чатырдагы изге хезмәтне башкаручыларның ашарга хакы юк,+ 11  чөнки каннары изге урынга гөнаһ йолу корбаны итеп кертелгән хайваннарның тәннәре (канны баш рухани кертә) тукталу урыныннан читкә чыгарып яндырыла.+ 12  Шуңа күрә Гайсә дә, халыкны үз каны белән изгеләндерер өчен,+ шәһәр капкасы тышында газап чикте.+ 13  Әйдәгез, без дә ул кичергән хурлыкны кичереп,+ тукталу урынының тышкы ягына, аның янына чыгыйк, 14  чөнки монда безнең даими яши торган шәһәребез юк, без булачак шәһәрне бик нык көтәбез.+ 15  Әйдәгез, һәрвакыт Гайсә аша Аллаһыга мактау корбаны китерик,+ ягъни аның исемен башкаларга телебез белән игълан итик.+ 16  Шулай ук игелек кылыгыз, үзегездә булганны башкалар белән бүлешегез.+ Боларны эшләргә онытмагыз, чөнки андый корбаннар Аллаһыны сөендерә.+ 17  Арагызда җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләргә тыңлаучан+ һәм күндәм булыгыз.+ Алар бит, хисап бирергә тиешле кешеләр буларак, җаннарыгыз турында кайгыртып тора.+ Алар моны кайгырып түгел, ә куанып башкарсыннар өчен шулай эшләгез, югыйсә кайгырып башкарулары сезгә зыян китерер. 18  Безнең турында өзлексез дога кылыгыз, чөнки без вөҗданыбызның саф булуына бер дә шикләнмибез һәм үзебезне һәр яктан намуслы тотарга телибез.+ 19  Аеруча минем сезнең янга тизрәк кайтуым турында дога кылуыгызны үтенәм. 20  Сарыкларның бөек көтүчесен+ — мәңгелек килешү канына ия булган Хуҗабыз Гайсәне үледән терелткән тынычлык Аллаһысы, 21  үз ихтыярын үтәр өчен, сезгә яхшы нәрсәләрнең барысын бирсен. Ул безне Гайсә Мәсих ярдәмендә үзенә сөенеч китергәнне эшләргә дәртләндереп тора, аңа мәңге дан булсын. Амин. 22  Кардәшләрем, мин сезгә хатымда әллә ни күп язмадым, шуңа күрә бу рухландыручы сүзләремне түземлек белән тыңлагыз. 23  Сезгә шул билгеле булсын: кардәшебез Тимути́ азат ителде. Ул тиздән яныма килсә, без бергәләп сезгә килеп китәрбез. 24  Арагызда җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләргә һәм бар изгеләргә сәлам тапшырыгыз. Италиядәге+ кардәшләребез сезгә сәлам җибәрә. 25  Аллаһының юмарт игелеге сезнең барыгыз белән дә булсын.

Искәрмәләр

Яки «Таныш булмаган кешеләргә игелек».
Сүзгә-сүз «Богауланып».
Я, бәлки, «алар белән газап чиккәндәй».
Сүзлектән «Фәхешлек» к.

Искәрмәләр

Медиаматериал