Еврейләргә 6:1—20
6 Шуңа күрә Мәсих турындагы башлангыч тәгълиматларны калдырып,+ җитлеккәнлеккә омтылыйк+ һәм үле эшләрдән тәүбә итү, Аллаһыга иман итү,
2 суга чумдырылу, кулларны кую,+ үлгәннәрнең терелүе+ һәм мәңгегә хөкем итү турындагы тәгълиматларга янә нигез салмыйк.
3 Аллаһы рөхсәт итсә, җитлеккәнлеккә омтылырбыз да.
4 Бервакыт Аллаһыдан белем алган,+ күк бүләген татыган, изге рухка ия булган,
5 Аллаһының сокландыргыч сүзен һәм киләчәк дөнья төзелешендә* Аллаһы кодрәте булдырачак нәрсәләрне татыган,
6 ә аннан соң иманнан читкә киткән кешеләрне+ яңадан тәүбәгә китереп булмый, чөнки алар Аллаһы Улын кабат баганага кадаклап, аны бөтен халык алдында хурлыйлар.+
7 Чөнки мул итеп явып торган яңгырны үзенә сеңдергән җир үзен эшкәртүчеләргә файдалы үсемлекләр биреп, Аллаһының фатихасын ала.
8 Ә инде чәнечкеле үсемлекләр белән шайтан таягын биреп торса, бу җир файдасыз, һәм аңа каргау куркынычы яный, ахыр чиктә аны яндыралар.
9 Ләкин шулай дип әйтсәк тә, кадерле кардәшләрем, без бер дә шикләнмибез: сезнең хәлегез иманнан читкә киткәннәрдән яхшырак, һәм сез коткарылуга илтүче эшләр башкарасыз.
10 Аллаһы гаделсез түгел: ул сезнең башкарган эшегезне дә, изгеләргә хезмәт итеп һәм шул хезмәтегезне дәвам итеп, аның исеменә күрсәткән мәхәббәтегезне дә онытмаячак.+
11 Теләгебез шул: һәрберегез, ахырга кадәр өметенә тулысынча ышанып яшәсен өчен,+ элеккегечә тырыш булсын,+
12 шулай итеп сез сүлпән булмассыз,+ ә иман һәм сабырлык күрсәтеп Аллаһы вәгъдә иткәнне мирас итеп алучылар үрнәгенә иярерсез.
13 Аллаһы Ибраһимга үз вәгъдәсен биргәндә, ант итәрлек югарырак һичкем булмаганга, үзе белән ант итеп:+
14 «Мин сине фатихалаячакмын һәм токымыңны* ишәйтәчәкмен»+,— дигән.
15 Шулай итеп Ибраһим, сабырлык белән көткәннән соң, бу вәгъдәне алган.
16 Кешеләр вәгъдә биргәндә, үзләреннән югарырак зат белән ант итәләр, һәм бу һәртөрле бәхәсләргә чик куя, чөнки андый вәгъдә сүзләрнең дөреслеген раслый.+
17 Аллаһы да вәгъдә иткәнне мирас итеп алучыларга+ үз ниятенең* үзгәрешсез булуын тагы да ачыграк күрсәтергә булгач, үз вәгъдәсен ант биреп әйткән.*
18 Бу, шул ике үзгәрешсез нәрсә* (алар турында әйткәндә, Аллаһы һич тә ялганлый алмый)+ безне, Аллаһының сыену урынына качкан кешеләрне, алдыбыздагы өметкә нык ябышырга дәртләндереп торсын өчен эшләнгән.
19 Шул өмет җаныбыз*+ өчен якорь сыман. Ул ышанычлы, нык һәм безне чаршау артына алып керә.+
20 Анда безнең хакка юлбашчыбыз Гайсә керде+ һәм мәңгегә, Мәликсады́йк шикелле, баш рухани булып китте.+
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз орлык.
^ Яки «ихтыярының».
^ Сүзгә-сүз «арадашчы булган».
^ Ягъни Йәһвәнең вәгъдәсе һәм анты.
^ Яки «тормышыбыз».