Езра 2:1—70

2  Әсирлектән кайтып шушы өлкәдә урнашкан кешеләрнең исемлеге.+ Аларны Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р Иерусалимнан Бабылга әсирлеккә алган иде.+ Соңрак алар Иерусалимга һәм Яһүд җиренә, һәрберсе үз шәһәренә кайтты.+  Алар Зәрубабы́л,+ Йешуа́,+ Никами́, Сира́й, Рилая́х, Мардәкә́й, Билша́н, Миспа́р, Биква́й, Рәху́м һәм Бахана́ белән килде. Исраилле ир-атлар санына кергән кешеләр:+  Фару́ш уллары — 2 172,  Шәфәта́й уллары — 372,  Әра́х+ уллары — 775,  Йешуа белән Йоһа́б улларыннан булган Фәха́т-моа́б+ уллары — 2 812,  Ила́м+ уллары — 1 254,  Затту́+ уллары — 945,  Зәкка́й уллары — 760, 10  Бәни́ уллары — 642, 11  Бива́й уллары — 623, 12  Әзга́т уллары — 1 222, 13  Адоника́м уллары — 666, 14  Биквай уллары — 2 056, 15  Ади́н уллары — 454, 16  Һизәкыя́ йортыннан Әти́р уллары — 98, 17  Биза́й уллары — 323, 18  Йора́х уллары — 112, 19  Хашу́м+ уллары — 223, 20  Гыйба́р уллары — 95, 21  Бәйтлеһе́м уллары — 123, 22  Нитуфа́х кешеләре — 56, 23  Анату́т+ кешеләре — 128, 24  Азмаби́т уллары — 42, 25  Кырья́т-йәри́м, Кәфира́һ һәм Бәхиру́т уллары — 743, 26  Рама́+ һәм Гебә́+ уллары — 621, 27  Михма́с кешеләре — 122, 28  Бәйте́л һәм Гай+ кешеләре — 223, 29  Нәбу́+ уллары — 52, 30  Мәгъби́ш уллары — 156, 31  башка бер Илам уллары — 1 254, 32  Хәри́м уллары — 320, 33  Лод, Һәди́д һәм Оно́ уллары — 725, 34  Әрихә́ уллары —345, 35  Сәна́һ уллары — 3 630. 36  Руханилар:+ Йешуа+ йортыннан Яда́й+ уллары — 973, 37  Имме́р+ уллары — 1 052, 38  Фәшху́р+ уллары — 1 247, 39  Хәрим+ уллары — 1 017. 40  Ле́вилеләр:+ Хәдави́ уллары Йешуа белән Кәдмаи́л+ уллары — 74. 41  Җырчылар:+ Аса́ф+ уллары — 128. 42  Капка сакчыларының+ уллары: Шалумның, Әтирнең, Талмунның,+ Әккубның,+ Хәтитнең һәм Шубайның уллары — барысы бергә 139. 43  Гыйбадәтханә хезмәтчеләре:*+ Зиханың, Хасуфның, Тәбаутның, 44  Кирузның, Сиаһның, Паданның, 45  Ләбәннең, Хагабаның, Әккубның, 46  Хагапның, Салмайның, Хәнанның, 47  Гиддәлнең, Гахәрнең, Рияхның, 48  Рәзиннең, Нәкиднең, Газзамның, 49  Уззаның, Фасихның, Бисайның, 50  Аснаның, мәүнлеләрнең, Нәфишимнең, 51  Бәкбүкнең, Хакуфның, Хархурның, 52  Бәслутның, Мәһитнең, Харшаның, 53  Бәркузның, Сисарның, Тәмахның, 54  Нәсихнең һәм Хатифның уллары. 55  Сөләйман хезмәтчеләренең уллары: Сотайның, Сөфәритнең, Пәрудның,+ 56  шулай ук Яләйнең, Дәркунның, Гиддәлнең, 57  Шәфәтайның, Хәттилнең, Пәхәрит-хазибаимның һәм Аминың уллары. 58  Гыйбадәтханә хезмәтчеләренең* саны һәм Сөләйман хезмәтчеләре улларының саны — барлыгы бергә 392. 59  Түбәндәгеләр Тел-меладан, Тел-харшадан, Керубтан, Аддоннан һәм Иммердән килде, әмма үзләренең нәселләре һәм чыгышлары буенча исраиллеләр булуларын раслый алмады:+ 60  Дилайның, Табиянең һәм Нәкиднең уллары — 652. 61  Руханиларның уллары: Хабайның, Хаккузның+ һәм Барзилайның уллары. Барзила́й гиладлы Барзилайның+ кызларыннан үзенә хатын алган булган һәм аларның исеме белән атала башлаган. 62  Болар үз нәсел шәҗәрәләрен дәлилләр өчен үз язуларын эзләде, ләкин тапмады, шуңа күрә рухани булып хезмәт итүгә яраклы түгел дип табылды.+ 63  Идарәче* алар аеруча изге нәрсәләрне ашый алмый дип әйтте.+ Һәм шулай ури́м һәм тумми́м+ салып моны хәл итә алган рухани килгәнчегә кадәр булырга тиеш диде. 64  Бар җыелышның гомуми саны 42 360 булды.+ 65  Моннан тыш, аларның 7 337 кол ир белән кол хатын-кызы бар иде. Алар белән бергә шулай ук 200 җырчы ир-ат белән хатын-кыз бар иде. 66  Аларның 736 аты, 245 качыры, 67  435 дөясе һәм 6 720 ишәге бар иде. 68  Алар Иерусалим шәһәрендәге Йәһвәнең йортына килгәч, нәсел башлыкларының кайберләре Аллаһы йортына багышлап ирекле бүләкләр бирде.+ Алар шул бүләкләрне аны элекке урынында яңадан торгызыр өчен китерде.+ 69  Үз мөмкинлекләреннән чыгып алар төзү эшләре өчен билгеләнгән казнага 61 000 алтын драхма,* 5 000 көмеш ми́на* салды+ һәм руханилар өчен 100 озын күлмәк бирде. 70  Руханилар, ле́вилеләр, халыкның бер өлеше, җырчылар, капка сакчылары һәм гыйбадәтханә хезмәтчеләре* — үз шәһәрләрендә, ә калган исраиллеләр үз шәһәрләрендә урнашты.+

Искәрмәләр

Яки «нәтиннәр». Сүзгә-сүз «бирелгәннәр».
Яки «нәтиннәрнең». Сүзгә-сүз «бирелгәннәрнең».
Яки «Тиршата́», өлкә идарәчесенең фарсы титулы.
Гадәттә, 8,4 г авырлыктагы фарсыларның алтын даригына тиң. Грек Язмаларында әйтелгән драхма түгел. Ә14 кушымт. к.
Еврей Язмаларында әйтелгән мина 570 г булган. Ә14 кушымт. к.
Яки «нәтиннәр». Сүзгә-сүз «бирелгәннәр».

Искәрмәләр

Медиаматериал