Езра 6:1—22

6  Шунда Да́рий патша боерык чыгарды, һәм Бабылдагы хәзинәләр сакланган язмалар йортын тикшерделәр.  Һәм Ми́дия өлкәсендәге Әхмәтә́ ныгытмасында бер төргәк таптылар. Анда болай дип язылган иде:  «Кир патша үзенең идарә итүенең беренче елында Иерусалимдагы Аллаһының йорты турында мондый боерык чыгарды:+ „Корбаннар китерелсен өчен, йорт яңадан торгызылсын. Йортның нигезен ныгытсыннар. Аның биеклеге 60 терсәк* һәм киңлеге 60 терсәк булсын.+  Стеналарын тәгәрәтеп китерелгән зур ташлардан өч рәт һәм бер рәт бүрәнә куеп күтәрсеннәр.+ Бөтен чыгымнарны патша йорты хәзинәсеннән капласыннар.+  Шулай ук Нәбукадниза́р Иерусалимдагы гыйбадәтханәдән алып Бабылга китергән Аллаһы йортының алтын һәм көмеш савытларын+ кире кайтарсыннар. Аларны Иерусалимдагы гыйбадәтханәгә үз урыннарына куйсыннар, һәм алар Аллаһы йортында торсын“.+  Шуңа күрә, бөек елга аръягындагы өлкә идарәчесе Тәттана́й, Шетәрбазна́й һәм бөек елга* аръягы өлкәсе түрәләре+ — аларның тарафдарлары, шул урыннан ерак торыгыз.  Аллаһы йортындагы эшкә комачауламагыз. Яһүдләрнең идарәчесе һәм аларның өлкәннәре Аллаһының йортын элекке урынында торгызачак.  Аллаһының йортын төзүче яһүдләрнең өлкәннәренә менә нәрсә эшләгез: бу кешеләр үз эшләрен өзлексез дәвам итсен өчен, аларның чыгымнарын патша хәзинәсеннән,+ бөек елга аръягы өлкәсеннән җыелган салымнан, кичектермичә каплап торыгыз.+  Иерусалимдагы руханилар нәрсә генә сораса да — күк Аллаһысына яндыру корбаны өчен яшь үгезләр,+ сарык тәкәләре+ я сарык бәтиеме,+ бодай,+ тоз,+ шәраб+ я маймы+ — аларга кирәклесен көн саен биреп торыгыз. 10  Алар күкләр Аллаһысы хуп күргән корбаннар китереп торсын өчен һәм патша белән аның улларына иминлек сорап дога кылсын өчен, шулай эшләгез.+ 11  Мин тагы мондый боерык бирәм: берәрсе бу канунны бозса, аны үз йортыннан алынган бер бүрәнәгә күтәреп кадакласыннар, йорты исә бу гөнаһы өчен җәмәгать бәдрәфенә* әйләндерелсен. 12  Үз исеме өчен шул урынны сайлаган+ Аллаһы шушы боерыкны бозарга һәм Иерусалимдагы Аллаһының йортын җимерергә җыенган һәркайсы патшаны һәм халыкны юк итсен. Мин, Да́рий, бу боерыкны чыгарам. Ул шунда ук үтәлсен». 13  Шунда бөек елга аръягындагы өлкә идарәчесе Тәттанай, Шетәрбазнай+ һәм аларның тарафдарлары Да́рий патшаның боерган һәр сүзен шунда ук үтәде. 14  Һәггә́й+ пәйгамбәрнең һәм Иддә́й оныгы Зәкәриянең+ пәйгамбәрлек итүләрен ишетеп, яһүдләрнең өлкәннәре дәртләнеп китте һәм төзү эшен уңышлы гына дәвам итте.+ Алар Исраил Аллаһысының боерыгы буенча,+ шулай ук Кир,+ Да́рий+ һәм Фарсы́ патшасы Артаксерксның+ боерыгы буенча төзү эшен тәмамлады. 15  Алар йортны ада́р* аеның өченче көнендә, Да́рий патшаның хакимлек итүенең алтынчы елында төзеп бетерде. 16  Шуннан соң исраиллеләр, руханилар, ле́вилеләр+ һәм сөргеннән кайткан башкалар зур шатлык белән Аллаһы йортының тантаналы ачылышын үткәрделәр.* 17  Аллаһы йортының тантаналы ачылышы уңаеннан алар 100 үгез, 200 сарык тәкәсе, 400 сарык бәтие һәм Исраи́л өчен гөнаһ йолу корбаны итеп Исраил кабиләләренең саны буенча 12 кәҗә тәкәсе китерде.+ 18  Алар Муса кулъязмасында әйтелгәнчә Иерусалимда Аллаһыга хезмәт итәр өчен, руханиларны үз төркемнәренә һәм ле́вилеләрне үз төркемнәренә билгеләде.+ 19  Сөргеннән кайткан кешеләр беренче айның 14 нче көнендә Паса́х бәйрәмен үткәрде.+ 20  Руханиларның һәм ле́вилеләрнең һәммәсе чистарынды.+ Шулай итеп, аларның барысы пакь булды. Алар сөргеннән кайткан бар кеше өчен, башка руханилар өчен һәм үзләре өчен Пасах корбанын чалды. 21  Аннары аны сөргеннән кайткан исраиллеләр, шулай ук аларга кушылган һәм Исраил Аллаһысы Йәһвәгә гыйбадәт кылыр* өчен үзен бу җирдәге халыкларның нәҗеслегеннән аерган һәр кеше ашады.+ 22  Алар тагын Төче икмәк бәйрәмен+ җиде көн шатланып үткәрде, чөнки Йәһвә аларны шат итте, һәм ул Ассирия патшасының йөрәген йомшарткан иде,+ һәм тегесе Аллаһының — Исраил Аллаһысының йортындагы эшкә булышлык күрсәткән иде.

Искәрмәләр

Як. 26,7 м. Ә14 кушымт. к.
Яки «Евфрат».
Я, бәлки, «чүплеккә; тиреслеккә».
Яки «Аллаһы йортын багышладылар».
Сүзгә-сүз «Йәһвәне эзләр».

Искәрмәләр

Медиаматериал