Езра 9:1—15
9 Шул вакыйгалардан соң минем яныма мирзалар килде һәм болай диде: «Исраи́л халкы һәм руханилар белән ле́вилеләр үзләрен башка җирдәге халыклардан һәм аларның җирәнгеч эшләреннән+ — кәнганлылар, хитлеләр, пәризлеләр, йәвүслеләр, амунлылар, моаблылар, мисырлылар+ һәм аморлылар+ эшләреннән аермады.
2 Алар үзләренә һәм үз улларына хатынлыкка аларның кызларын алды.+ Алар, изге нәсел,*+ тирә-якта яшәүче халыкларга кушылды.+ Бу тугрылыксызлыкта иң гаепле кешеләр мирзалар белән түрәләр булды».
3 Бу сүзләрне ишетү белән мин өс киемемне һәм эчке күлмәгемне ертып җибәрдем, башымдагы чәчләрне һәм сакалымны йолкый башладым һәм тирән борчылу кичереп утырдым.
4 Кичке икмәк бүләге+ китерү вакытына кадәр шул хәлдә калдым. Шул арада минем яныма Исраил Аллаһысы сүзләрен олылаучы һәр кеше җыелды. Сәбәбе — сөргеннән кайткан кешеләрнең тугрылыксызлыгы иде.
5 Үземне шулай итеп басынкыландырганнан соң кичке икмәк бүләге+ китерү вакытында мин торып бастым. Өс киемем һәм эчке күлмәгем ертык иде. Мин тезләндем һәм Аллаһым Йәһвәгә таба кулларымны суздым.
6 Мин болай дип әйттем: «И Аллаһым, сиңа таба йөземне күтәрергә оялам, уңайсыз миңа. И Ходаем, гөнаһларыбыз баштан ашты, гаебебез күкләргә кадәр күтәрелде.+
7 Ата-бабаларыбыз яшәгән вакыттан алып бу көнгә кадәр өстебездә бик зур гаеп ята.+ Гөнаһларыбыз аркасында без үзебез дә, патшаларыбыз белән руханиларыбыз да тирә-якта яшәүче халыкларның кулына тапшырылдык, кылычка,+ әсирлеккә,+ талауга+ һәм хурлыкка дучар булдык. Бу хәл әле дә шулай кала.+
8 Әмма Аллаһыбыз Йәһвә безгә кыска вакытка илтифат күрсәтте. И Аллаһыбыз, күзләребез балкып китсен өчен һәм без коллыкта бераз тереләнсен өчен, син калган халкыбызны кайтардың һәм изге урыныңда безгә имин урын* бирдең.+
9 Без коллар булсак та,+ Аллаһыбыз безне коллыкта ташлап калдырмады. Фарсы́ патшалары алдында ул безгә тугры мәхәббәтен күрсәтте.+ Ул моны, без тереләнеп Аллаһыбыз йортын төзесен өчен,+ аның җимерекләрен яңадан торгызсын өчен, шулай ук безгә Яһүдтә һәм Иерусалимда таш стена* бирер өчен башкарды.
10 Ә хәзер, и Аллаһыбыз, бу вакыйгалардан соң нәрсә әйтик инде? Без бит әмерләреңне тотмадык.
11 Син аларны безгә үз хезмәтчеләрең — пәйгамбәрләрең аша бирдең һәм болай дидең: „Сез биләп алырга барган җир нәҗес, чөнки бу җирдә яшәүче халыклар нәҗес һәм алар аны үз шакшылыгы белән һәм җирәнгеч эшләре белән бер читеннән икенче читенә кадәр тутырды.+
12 Шуңа күрә үз кызларыгызны аларның улларына хатынлыкка бирмәгез һәм аларның кызларын үз улларыгыз өчен алмагыз.+ Көчле булыр өчен, бу җирнең иң яхшы җимешләрен ашар өчен һәм аны улларыгызга мәңгегә мирас итеп тапшырыр өчен, аларның тыныч һәм рәхәтләнеп яшәвенә беркайчан да өлеш кертмәгез“.+
13 Явыз эшләребез һәм зур гаебебез аркасында башыбызга төшкән боларның барысыннан соң — син бит, и Аллаһыбыз, гөнаһларыбыз буенча эш итмәдең+ һәм мондагы кешеләргә котылырга рөхсәт иттең+ —
14 әллә без әмерләреңне яңадан бозып һәм бу җирәнгеч нәрсәләрне кылып торган халыклар белән никах килешүләре төзеп яшәрбезме?+ Әллә ачуың ялкынланып, син, бернинди калдык я беркемне исән калдырмыйча, безне тулысынча юк итмәссеңме?
15 И Исраил Аллаһысы Йәһвә, син гадел,*+ чөнки без калдык буларак бу көнгә кадәр исән. Гаебебез аркасында беребезнең дә синең алдыңда торырга хокукыбыз булмаса да, без гаепле булып синең каршыңда торабыз».+