Зәбур 100:1—5
Рәхмәт җыры.
100 Бөтен җир, Йәһвәгә тантана белән аваз сал.+
2 Йәһвәгә шатлык белән хезмәт ит.+
Сөенеп аваз салып, аның хозурына кил.
3 Йәһвәнең Аллаһы булуын танып бел.+
Безне ул яраткан, без — аныкы.*+
Без аның халкы һәм аның көтүлегендәге сарыклары.+
4 Аның капкаларына — рәхмәт белән,+Ишегалларына мактау белән кер.+
Аңа рәхмәтләр белдер, аның исемен макта.+
5 Чөнки Йәһвә игелекле;+Аның тугры мәхәббәте мәңгелек,Тугрылыгы — буыннан-буынга.+
Искәрмәләр
^ Я, бәлки, «Безне ул яраткан, ә без үзебезне түгел».