Зәбур 104:1—35

104  Җаным Йәһвәне мактасын.+ И Йәһвә Аллаһым, син гаять бөек,+Мәһабәтлек һәм дан-шөһрәткә киенгәнсең.+ 2  Киемгә төренгәндәй, яктылыкка+ төрендең син. Син күкләрне чатыр күк җәясең.+ 3  Ул үз йортының өске бүлмәләрен югарыдагы суларда кора,+Болытларны үзенең арбасы итә,+Җил канатлары өстендә бара.+ 4  Ул үз фәрештәләрен рухлар итә,Хезмәтчеләрен ялмап йотучы ут итә.+ 5  Ул җирне нигезләренә нык урнаштырган,+Җир беркайчан да үз урыныннан кузгалмас.*+ 6  Син аны, кием белән каплагандай, тирән сулар белән капладың.+ Сулар таулар өстендә торды. 7  Синең шелтәңнән алар качып китте,+Күк күкрәү тавышыңнан куркып качты 8  Аларга үзең билгеләп куйган урынга. Шунда таулар күтәрелде+ һәм үзәннәр төште. 9  Син суларга чик куйдың, алар аннан чыкмасын өчен,+Бүтән беркайчан да җирне басмасын өчен. 10  Ул чишмәләрне үзәннәргә* юнәлтә,Һәм алар таулар арасыннан ага. 11  Алар кырлардагы барлык җәнлек өчен су бирә,Кыргый ишәкләр сусауларын баса. 12  Сулар янында кошлар кунарга туктый,Алар куе ябалдашлы агачлар арасында сайрый. 13  Ул үзенең өске бүлмәләреннән тауларны сугара.+ Эшләреңнең җимешләре белән җир туена.+ 14  Ул мал-туарга — үлән,Кешеләр файдасына үсемлекләр үстерә,+Җир туфрагыннан ризык булдыра: 15  Кеше күңелен шатландырган шәраб,+Йөзен ялтыраткан май,Кешенең йөрәген ныгыткан икмәк.+ 16  Йәһвәнең агачлары,Үзе утырткан Лива́н эрбетләре суга туена, 17  Анда кошлар оя кора. Ләкләкнең+ өе — артыш агачлары. 18  Биек таулар — тау кәҗәләренә яшәү урыны,+Кыяташлар — кыя даманнарына* ышык урын.+ 19  Вакытларны билгеләү өчен, ул айны барлыкка китергән. Кояш үзенең баю вакытын яхшы белә.+ 20  Син караңгылык җибәрәсең — төн була,+Шул вакытта бөтен урман җанланып китә. 21  Яшь арысланнар ырылдап ашарга эзли,+Аллаһыдан ризык сорый.+ 22  Кояш чыккач,Алар үз өенә кайтып ята. 23  Кеше үз эшенә бараҺәм кичкә кадәр эшли. 24  И Йәһвә, кылган эшләрең шулкадәр күп!+ Син аларның барысын зирәклек белән яраткансың.+ Җир йөзе син булдырган нәрсәләр белән тулы. 25  Менә диңгез, ул шундый зур һәм киң,Анда зурысыннан алып кечкенәсенә кадәр мыжгып торган тере нәрсәләрнең исәбе дә, хисабы да юк.+ 26  Анда кораблар йөзеп йөри,Син бар иткән левиафан*+ анда уйнаклый. 27  Алар барысы да сине көтә,Үз вакытында аларга азык бирерсең дип өметләнә.+ 28  Алар син биргәнне ашый.+ Кулыңны ачканда, алар бәрәкәттән туена.+ 29  Йөзеңне борганда, алар тынычсызлана. Сулышларын өзсәң,* алар, үлеп, туфракка кайта.+ 30  Үз рухыңны җибәрсәң, алар яратыла,+Һәм син җир өстен яңартасың. 31  Йәһвәнең даны мәңге яшәр. Йәһвә үзенең эшләренә сөенер.+ 32  Ул җиргә күз сала, һәм җир тетри,Тауларга кагыла, һәм алар төтенли.+ 33  Гомерем буе мин Йәһвәгә җырлармын,+Тере чагымда Аллаһыма мәдхияләр җырлармын.*+ 34  Уйларым аңа хуш килсен.* Мин Йәһвәдә шатлык табармын. 35  Гөнаһ кылучылар җир йөзеннән юкка чыгачак,Явызлар бүтән булмаячак.+ Җаным Йәһвәне мактасын. Йәһне* мактагыз!

Искәрмәләр

Яки «какшамас».
Яки «елга үзәннәренә».
Кыяларда яшәүче куян сыман хайваннар.
Яки «Рухларын алсаң».
Яки «көй уйнармын».
Я, бәлки, «Аның хакында уйлануларым рәхәтлек китерсен».
Йәһвә исеменең кыска формасы.

Искәрмәләр

Медиаматериал