Зәбур 107:1—43
107 Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез, чөнки ул игелекле,+Аның тугры мәхәббәте мәңгелек.+
2 Моны Йәһвә тарафыннан йолып алынганнар әйтсен,Ул аларны дошман кулыннан* йолып алган,+
3 Ул аларны башка җирләрдән бергә җыйган,+Көнчыгыш һәм көнбатыштан,Төньяктан һәм көньяктан.+
4 Алар чүл, сахра буйлап адашып йөргән,Үзләре яши алырлык шәһәргә юл тапмаган.
5 Алар ачыккан, сусаган,Тилмерүдән җаннары алҗып беткән.
6 Газап чиккәндә алар Йәһвәгә ялварып аваз салган,+Һәм ул аларны авыр хәлләреннән коткарган.+
7 Алар яши алырлык шәһәргә килсен өчен,+Ул аларны дөрес юлдан алып барган.+
8 Халык Йәһвәгә аның тугры мәхәббәте,Адәм балалары хакына кылган гаҗәеп эшләре өчен+ рәхмәтләр белдерсен.+
9 Чөнки ул сусаган җанны эчерткән,Ачыккан җанны ризык-нигъмәт белән туендырган.+
10 Кайберәүләр дөм караңгылыкта гомер сөргән,Газап һәм богаулар белән богауланып.
11 Чөнки алар Аллаһы сүзенә каршы баш күтәргән,Аллаһы Тәгаләнең киңәшен санга сукмаган.+
12 Шул сәбәптән ул аларның йөрәкләрен кыенлыклар аша юашландырган;+Алар абынган, сөртенгән, берәү дә аларга ярдәм итмәгән.
13 Газап чиккәндә алар ярдәм сорап Йәһвәгә ялварган,Һәм ул аларны авыр хәлләреннән коткарган.
14 Ул аларны дөм караңгылыктан чыгарганҺәм богауларын өзеп ташлаган.+
15 Халык Йәһвәгә аның тугры мәхәббәте,+Адәм балалары хакына кылган гаҗәеп эшләре өчен рәхмәтләр белдерсен.
16 Чөнки ул бакыр ишекләрне җимергән,Тимер бикләрне ватып ташлаган.+
17 Алар акылсыз булган һәм газап чиккән,+Үз җинаятьләре һәм гөнаһлары аркасында.+
18 Аларның тамагына аш үтмәгән,*Алар үлем капкаларына якынлаша барган.
19 Газап чиккәндә алар ярдәм сорап Йәһвәгә ялварган,Һәм ул аларны авыр хәлләреннән коткарган.
20 Ул үзенең сүзен җибәреп, аларны савыктырган+Һәм төшкән чокырларыннан коткарган.
21 Халык Йәһвәгә аның тугры мәхәббәте,Адәм балалары хакына кылган гаҗәеп эшләре өчен рәхмәтләр белдерсен.
22 Алар рәхмәт бүләкләре китерсен,+Аның эшләрен шатлыклы авазлар белән игълан итсен.
23 Диңгез буйлап корабларда йөзеп йөрүчеләр,Су киңлекләрендә кәсеп итүчеләр+
24 Йәһвәнең эшләрен,Упкындагы гаҗәеп эшләрен күрә,+
25 Аның сүзеннән давыл купканын,+Диңгез дулкыннарын күтәреп.
26 Корабтагылар күкләргә күтәрелә,Тирәнлекләргә төшә.
Котылгысыз бәладән кыюлыклары җуела.
27 Алар исерек кеше төсле әйләнә, чайкала,Бар осталыклары файдасыз булып чыга.+
28 Шунда алар, бәла кичергәнгә, Йәһвәгә ялварып кычкыра,+Һәм ул аларны авыр хәлләреннән коткара.
29 Ул давылны тынычландыра —Диңгез дулкыннары тына.+
30 Дулкыннар басылгач, алар куана,Һәм ул аларны үзләре теләгән тыныч урынга алып бара.
31 Халык Йәһвәгә аның тугры мәхәббәте,Адәм балалары хакына кылган гаҗәеп эшләре өчен рәхмәтләр белдерсен.+
32 Халык җыенында аны югарыласыннар,+Өлкәннәр утырышында аны мактасыннар.
33 Ул дәрьяларны — сахраларга,Су чыганакларын коры җиргә әйләндерә,+
34 Бәрәкәтле җирне ташландык җиргә әверелдерә,+Анда яшәүчеләрнең яманлыгы аркасында.
35 Ул сахраны — камышлы сулыкларга,Коры җирне су чыганакларына әйләндереп,+
36 Шунда ачыкканнарны яшәтә,+Үзләренә яшәргә шәһәр салсыннар өчен.+
37 Алар кырларга иген чәчә һәм йөзем агачлары утырта,+Һәм алар мул уңыш китерә.+
38 Ул аларга фатихасын бирә, һәм алар гаять күбәя;Ул малларының азаюына юл куймый.+
39 Әмма халык кабат азая һәм түбәнсетелә,Җәбер, бәла-каза һәм кайгы-хәсрәт аркасында.
40 Ул мирзаларга җирәнүен белдерә,Аларны юлсыз чүлләрдән йөртә,+
41 Ярлыларны исә җәберләүдән яклый,*+Гаиләләрен сарык көтүедәй ишәйтә.
42 Намуслылар, моны күреп, сөенә,+Ә бар гаделсезләр авызларын яба.+
43 Һәр зирәк кеше боларны күрер+Һәм Йәһвәнең тугры мәхәббәт күрсәтеп кылган эшләрен җентекләп тикшерер.+
Искәрмәләр
^ Яки «хакимлегеннән».
^ Яки «җаннары һәртөрле ризыктан бизгән».
^ Яки «югарыга куя», ягъни кул җитмәслек урынга.