Зәбур 109:1—31

Дирижер өчен. Давытның мәдхиясе. Җыр. 109  И Ходаем, мин мактаган Аллаһы,+ дәшми калма. 2  Чөнки явызлар һәм мәкерлеләр миңа каршы авызларын ача. Алар ялган телләре белән минем хакта сөйли,+ 3  Нәфрәт тулы сүзләре белән мине уратып ала,Бер сәбәпсез миңа һөҗүм итә.+ 4  Яратуыма җавап итеп, алар миңа каршы тора,+Ләкин мин дога кылудан туктамыйм. 5  Алар яхшылыгыма яманлык белән,+Яратуыма нәфрәт белән кайтара.+ 6  Аның өстеннән явыз кешене куй,Каршы торучы* аның уң ягында торсын. 7  Хөкем ителгәндә, ул гаепле* дип табылсын иде,Хәтта догасы да гөнаһ дип саналсын иде.+ 8  Аның көннәре санаулы булсын,+Күзәтчелек хезмәте башка берәүгә бирелсен.+ 9  Балалары — ятим,Хатыны тол булып калсын, 10  Балалары соранып йөрсен,Җимерек йортларыннан чыгып, ашарларына ризык эзләп йөрсен. 11  Бурычка бирүче аның бөтен милкен тартып алсын,*Чит-ят кешеләр мал-мөлкәтен талап китсен. 12  Берәү дә аңа игелек* күрсәтмәсен,Берәү дә аның ятим балаларына илтифат итмәсен. 13  Аның токымнары юк ителсен,+Аларның исемнәре буыннары арасында онытылсын. 14  Ата-бабаларының җинаятен Йәһвә онытмасын,+Анасының гөнаһы җуелмасын. 15  Йәһвә аларның кылган эшләрен һәрвакыт исендә тотсын,Исемнәрен җир йөзеннән юкка чыгарсын.+ 16  Чөнки ул кеше игелек кылу* турында онытты,+Җәберләнгән, ярлы һәм китек күңеллене эзәрлекләде,+Аларны үтерер өчен.+ 17  Ул ләгънәт әйтергә яратты, һәм ләгънәте үз башына төште,Ул фатихалар бирмәде, шунлыктан үзе дә фатиха алмады. 18  Киемгә киенгәндәй, ул ләгънәткә киенде. Һәм алар аның тәненә су шикелле,Сөякләренә май шикелле агылып керде. 19  Ләгънәтләре үзе төренгән кием кебек,+Гел биленә бәйләп йөргән билбавы кебек булсын. 20  Миңа каршы торучы адәмгә,+Миңа каршы яманны сөйләүче кешеләргә Йәһвәдән бирелгән җәза менә шулдыр. 21  Әмма син, Аллаһы Тәгаләм Йәһвә,Исемең хакына миңа ярдәм ит.+ Коткар мине, чөнки синең тугры мәхәббәтең бөек.+ 22  Мин бит көчсез һәм мескен,+ Күңелем җәрәхәтләнгән минем.+ 23  Мин югала барган күләгә төсле юкка чыгам. Мине саранчаны шикелле кагып төшерделәр. 24  Ураза тотудан тез буыннарым йомшара,Мин чандырга әйләндем, көчсезләнә барам.* 25  Алар мине көлкегә күтәрә,+Мине күргәндә, башларын чайкый.+ 26  И Йәһвә Аллаһым, ярдәм ит миңа,Тугры мәхәббәтең белән коткар мине. 27  Моны синең кулың башкарганын белсеннәр;И Йәһвә, моны син кылганны белсеннәр. 28  Алар ләгънәт әйтсен, ә син фатихаңны бир. Миңа каршы күтәрелгәндә, алар оятка калсын,Синең хезмәтчең исә сөенсен. 29  Миңа каршы торучылар хурлыкка киенсен,Озын күлмәккә киенгәндәй оятка төренсен.+ 30  Телем Йәһвәне ялкынланып мактар,Мин аны гаять күп кеше алдында мактармын.+ 31  Чөнки ул мескеннең уң ягында торыр,Хөкем итүчеләреннән аны* коткарыр өчен.

Искәрмәләр

Яки «Гаеп ташлаучы».
Яки «явыз».
Яки «Рибачылар (ростовщиклар) тозаклар корып, аның бар милкенә ия булсын».
Яки «тугры мәхәббәт».
Яки «тугры мәхәббәт күрсәтү».
Сүзгә-сүз «тәнем майсыз».
Яки «аның җанын».

Искәрмәләр

Медиаматериал