Зәбур 113:1—9

113  Йәһне* мактагыз! Әй Йәһвәнең хезмәтчеләре, аны мактагыз,Йәһвәнең исемен мактагыз. 2  Йәһвәнең исеме макталсын,Хәзер һәм мәңге.+ 3  Көнчыгыштан көнбатышка хәтле Йәһвәнең исеме макталсын.+ 4  Йәһвә бар халыклардан югары,+Аның даны күкләрдән биек.+ 5  Югарыда яшәгән*Йәһвә Аллаһыбызга тиң кем бар?+ 6  Ул күк белән җирне күздән кичерү өчен иелә,+ 7  Гади кешене туфрактан күтәрә. Ярлыны көл өеменнән* торгыза,+ 8  Аны мирзалар —Үз халкының мирзалары белән утырту өчен. 9  Ул балага уза алмаган хатынны үз йортындаБала* табу бәхетенә ирештерә.+ Йәһне* мактагыз!

Искәрмәләр

Йәһвә исеменең кыска формасы.
Яки «Тәхеттә утырган».
Я, бәлки, «чүплектән».
Сүзгә-сүз «Угыллар».
Йәһвә исеменең кыска формасы.

Искәрмәләр

Медиаматериал