Зәбур 114:1—8
114 Исраи́л — Мисырдан,Ягъкуб йорты чит-ят бер телдә сөйләшкән халык арасыннан чыккач,+
2 Яһүд — Аның изге урыны,Исраил Аның биләмәсе булып китте.+
3 Диңгез, моны күреп, качты,+Үрдү́н кире борылды.+
4 Таулар сарык тәкәләредәй,Калкулыклар бәрәннәрдәй сикерде.+
5 Әй диңгез, нигә качтың?+
Үрдүн, ник кире борылдың?+
6 Әй таулар, ник сез сарык тәкәләредәй,Калкулыклар, нигә бәрәннәрдәй сикердегез?
7 Әй җир, Раббы алдында,Ягъкуб Аллаһысы алдында тетрә.+
8 Ул кыяны — камышлы сулыкка,Каты кыяташны су чыганакларына әйләндерә.+