Зәбур 12:1—8
Дирижер өчен: шеминитка* көйләп башкарыла. Давытның җыры.
12 Коткар мине, и Йәһвә, чөнки бер тугры кеше дә калмады,Кешеләр арасыннан гаделләр юкка чыкты.
2 Алар бер-берсенә ялган сөйли,Телләре белән юмалый,* икейөзлеләнеп* сөйли.+
3 Йәһвә бөтен ялагай телләрне
Һәм артык мактанган телне юк итәр,+
4 «Телебез белән без җиңәбез.
Телебез белән ни теләсәк, шуны сөйлибез.
Безгә кем хуҗа?!» — дип әйтүчеләрне ул юк итәр.+
5 «Мескеннәрнең кысрыклануы,Ярлыларның көрсенүе аркасында,+Мин күтәрелермен,— дип әйтә Йәһвә.—Мин аларны кимсетүчеләреннән* коткарырмын».
6 Йәһвәнең сүзләре саф,+Алар җир мичендә* сафландырылган, җиде мәртәбә чистартылган көмеш күк.
7 Син аларны сакларсың, и Йәһвә,+Аларның һәрберсен бу буыннан мәңге якларсың.
8 Явызлар бөтен җирдә иркенләп йөри,Чөнки адәм балалары бозыклыкны куәтли.+
Искәрмәләр
^ Яки «Тасма телләнә».
^ Яки «ике йөрәк белән».
^ Яки «үзләренә җирәнеп караучылардан».
^ Я, бәлки, «җиргә утыртылган эретү мичендә».