Зәбур 122:1—9

Күтәрелү җыры. Давытның мәдхиясе. 122  Кешеләр миңа: «Әйдә, Йәһвә йортына барыйк»,— дигәч,Мин бик сөендем.+  Һәм хәзер без, и Иерусалим,Капкаларыңнан кереп, эчтә басып торабыз.+  Иерусалим үзара беректереп салынганБербөтен шәһәр итеп төзелгән.+  Исраилгә бирелгән канун буенча,Аңа кабиләләр —Йәһ* кабиләләре күтәрелә,Йәһвә исеменә мактаулар белдерү өчен.+  Анда хөкем тәхетләре+Давыт йортының тәхетләре урнаштырылган.+  Иерусалим өчен тынычлык сорагыз.+ И шәһәр, сине яратучылар исән-имин булсын иде.  Ныгытылган диварларыңда — тынычлык,Ныгытылган манараларыңда иминлек хөкем сөрсен.  Кардәшләрем һәм иптәшләрем хакына: «Синдә тынычлык булсын»,— диярмен.  Аллаһыбыз Йәһвә йорты хакына+Сиңа яхшылык теләрмен.

Искәрмәләр

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Искәрмәләр

Медиаматериал