Зәбур 124:1—8

Күтәрелү җыры. Давытның мәдхиясе. 124  Исраи́л болай дисен: «Әгәр Йәһвә безнең белән булмаган булса...+  Дошманнар безгә һөҗүм иткән чакта+Йәһвә безнең белән булмаган булса,+  Алар, ачулары кубып,+Безне тере килеш йотар иде.+  Сулар безне агызып алып,Ташкын каплап китәр иде.+  Ярсулы сулар безне басып китәр иде.  Йәһвә макталсын,Чөнки ул безне ерткыч дошманнарга табыш итеп бирмәде.  Без аучы тозагыннан котылганКош шикелле;+Тозак ватылгач,Качып котылдык.+  Ярдәмебез — күк белән җирне яратканЙәһвә исемендә».+

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал