Зәбур 128:1—6

Күтәрелү җыры. 128  Йәһвәне тирән хөрмәт иткән,+Аның юлларыннан йөргән һәркем бәхетле.+  Син үз хезмәтеңнең җимешләрен татырсың,Бәхетле булырсың, рәхәттә яшәрсең.+  Хатының синең йортыңда — йөзем агачыдай,+Өстәл тирәли җыелган улларың зәйтүн агачының үсентеләредәй булыр.  Йәһвәне тирән хөрмәт иткән кешеМенә шулай фатихаланыр.+  Йәһвә сине Сионнан фатихалар. Иерусалимның чәчәк атканын гомерең буе күреп тор+  Һәм балаларыңның балаларын күр. Исраилдә тынычлык хөкем сөрсен.

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал