Зәбур 129:1—8

Күтәрелү җыры. 129  Исраи́л болай дисен: «Миңа яшь чагымнан бирле бертуктаусыз һөҗүм иттеләр...+ 2  Миңа яшь чагымнан бирле бертуктаусыз һөҗүм иттеләр,+Тик җиңә генә алмадылар.+ 3  Аркамны җирне сукалагандай җәрәхәтлиләр,+Буразналарын озын итеп салалар». 4  Әмма Йәһвә гадел,*+Ул явызларның бауларын кисеп ташлады.+ 5  Сионны нәфрәт итүче һәркем оятка калыр,Мәсхәрәгә төшеп качып китәр.+ 6  Алар өй түбәсендәге үлән шикелле булыр: Ул йолкып алынганчы ук корып бетә, 7  Аның белән уракчы — учын,Көлтәче кочагын тутыра алмый. 8  Үтеп баручылар: «Сине Йәһвә фатихаласын,Йәһвә исеме белән фатихалыйбыз сине»,— дип әйтмәсләр.

Искәрмәләр

Яки «тәкъва».

Искәрмәләр

Медиаматериал