Зәбур 13:1—6

Дирижер өчен. Давытның җыры. 13  И Йәһвә, кайчанга хәтле мин онытылган булырмын? Мәңгеме? Кайчанга чаклы миннән йөзеңне борып торырсың?+  Кайчанга хәтле мин борчулы хафа эчендә яшәрменҺәм күңелем көн саен көенер? Кайчанга чаклы дошманым минем өстән тантана итәр?+  И Ходаем Йәһвә, миңа күз сал һәм җавап бир. Үлем йокысына китмәс өчен, күзләремә нур бир,  Шулчак дошманым: «Мин аны җиңдем!» — димәс. Миңа каршы килүчеләр егылуымны күреп шатланмасын.+  Мин исә синең тугры мәхәббәтеңә таянам.+ Күңелем коткару китергән эшләреңә сөенер.+  Мин Йәһвәне мактап җырлармын, чөнки ул мине мул итеп бүләкләде.*+

Искәрмәләр

Яки «ул миңа игелек күрсәтте».

Искәрмәләр

Медиаматериал