Зәбур 132:1—18
Күтәрелү җыры.
132 И Йәһвә, ДавытныҺәм аның бар газапларын исеңә төшер.+
2 Ул бит сиңа, Йәһвә, ант итте,Ягъкубның Кодрәтле Аллаһысына мондый нәзер әйтте:+
3 «Үз чатырыма, үз йортыма+ кермәм,Үз урыныма, үз ятагыма ятмам;
4 Күзләремә йокы бирмәм,Күз кабакларымны да йоммам;
5 Башта Йәһвә өчен — йорт,Ягъкубның Кодрәтле Аллаһысына искиткеч яшәү урыны* табармын».+
6 Менә, без бу турыда Ифратта+ ишеттек,Аны агачлы кырларда таптык.+
7 Әйдә, аның яшәү урынына* барып,+Аның аягы астында сәҗдә кылыйк.+
8 И Йәһвә, күтәрел; тору урыныңа үзең белән+Кодрәтеңнең билгесе булып торган килешү сандыгын алып кил.+
9 Руханиларың тәкъвалыкка төренсен,Тугры бәндәләрең шатланып кычкырсын.
10 Хезмәтчең Давыт хакынаМайланган затыңнан йөзеңне борма.+
11 Йәһвә Давытка ант иткән,Ул үз сүзеннән һич кире кайтмас:«Токымнарыңнан берәүне
Тәхетеңә утыртырмын.+
12 Әгәр дә улларың килешүемне,Өйрәткән искә төшерүләремне тотса,+Аларның уллары даТәхетеңдә мәңге утырыр».+
13 Чөнки Йәһвә Сионны сайлады,+Аны үзенең яшәү урыны итәргә теләп, болай диде:+
14 «Бу минем мәңгелек тору урыным,Монда яшәрмен,+ чөнки теләгем шул.
15 Аны мул ризык белән фатихалармын,Ярлы кешеләрен икмәк белән туендырырмын.+
16 Руханиларын коткаруга киендерермен,+Тугры кешеләре шатланып кычкырыр.+
17 Анда мин Давытның куәтен* арттырырмын.
Мин майланган затыма яктырткыч әзерләдем.+
18 Дошманнарын оятка киендерермен,Ә аның хакимлеге* гөрләп чәчәк атар».+