Зәбур 135:1—21
135 Йәһне* мактагыз!
Йәһвә исемен данлагыз.
Әй Йәһвәнең хезмәтчеләре, аны мактагыз,+
2 Йәһвә йортында,Аллаһыбыз йортының ишегалларында хезмәт итүчеләр, аны мактагыз.+
3 Йәһне мактагыз, чөнки Йәһвә игелекле.+
Аның исеменә мәдхияләр җырлагыз,* бу бит күңелгә рәхәтлек китерә.
4 Йәһ Ягъкубны үзе өчен сайлады,Исраилне үзенең махсус* милке итте.+
5 Йәһвә бөек икәнен яхшы беләм мин,Раббыбыз бар илаһлардан да бөегрәк.+
6 Күк белән җирдә, диңгезләрдә һәм упкыннардаЙәһвә нәрсә тели, шуның бөтенесен дә башкара.+
7 Ул җир кырыйларыннан болытлар* күтәрә,Яңгыр яудырып, яшен яшьнәтә,*Үзенең амбарларыннан җил истерә.+
8 Ул Мисырда беренче булып туган балаларны —Кешеләрне дә, хайваннарны да һәлак итте.+
9 И Мисыр, ул синең җиреңдә фиргавенгә һәм аның бөтен хезмәтчеләренә каршы+Галәмәтләр, могҗизалар күрсәтте.+
10 Күп халыкларны кырып ташлады ул,+Мондый куәтле патшаларны һәлак итте:+
11 Аморлылар патшасы Сихонны,+Баша́н патшасы Огны+Һәм Кәнгандагы барлык патшалыкларны.
12 Ул аларның җирләрен үз халкына —Исраи́л халкына мирас итеп бирде.+
13 И Йәһвә, исемең мәңге булыр.
И Йәһвә, даның* буыннан-буынга яшәр.+
14 Йәһвә үз халкын* яклар,+Үз хезмәтчеләренә шәфкать күрсәтер.+
15 Халыкларның потлары — көмеш һәм алтын,Кеше кулы ясаган нәрсәләр.+
16 Авызлары бар, әмма сөйләшә алмый,+Күзләре бар, күрми,
17 Колаклары бар, әмма ишетми.
Авызларыннан сулыш килми.+
18 Аларны ясаучы кешеләр,Аларга таянучыларның һәммәсе+ дә нәкъ алар кебек булачак.+
19 И Исраил йорты, Йәһвәне макта.
И Һарун йорты, Йәһвәне макта.
20 И Ле́ви йорты, Йәһвәне макта.+
Йәһвәне тирән хөрмәт итүчеләр, Йәһвәне мактагыз.
21 Иерусалимда яшәүче Йәһвәне+Сионнан данласыннар.+
Йәһне мактагыз!+
Искәрмәләр
^ Йәһвә исеменең кыска формасы.
^ Яки «көй уйнагыз».
^ Яки «кыйммәтле; кадерле».
^ Яки «пар».
^ Я, бәлки, «Яңгыр өчен күк капкаларын ача».
^ Яки «исемең». Сүзгә-сүз «истәлегең».
^ Яки «үз халкының эшен».