Зәбур 136:1—26

136  Йәһвәгә рәхмәтләр укыгыз, чөнки ул игелекле,+Аның тугры мәхәббәте мәңгелек.+  Аллаларның Аллаһысына рәхмәтләр укыгыз,+Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.  Хуҗаларның Хуҗасына рәхмәтләр укыгыз,Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.  Ул гына бөек могҗизалар кыла,+Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.+  Ул күкләрне оста итеп* булдырган,+Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.  Ул сулар өстеннән җирне җәйгән,+Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.  Ул күктә зур яктырткычлар булдырган,+Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек;  Көндез өстенлек итәргә кояшны бар иткән,+Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек;  Төнлә өстенлек итәргә ай белән йолдызларны булдырган,+Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек. 10  Ул Мисырда беренче булып туган балаларны һәлак иткән,+Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек. 11  Ул Исраилне Мисырдан алып чыккан,+Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек, 12  Үзенең кодрәтле,+ куәтле кулы белән,Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек. 13  Ул Кызыл диңгезне икегә аерган,+Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек. 14  Ул Исраилне диңгез аша алып чыккан,+Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек. 15  Фиргавенне исә гаскәре белән ул Кызыл диңгезгә ыргыткан,+Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек. 16  Ул үз халкын чүлдән алып барган,+Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек. 17  Ул бөек патшаларны һәлак иткән,+Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек. 18  Ул көчле патшаларны юк иткән,Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек: 19  Аморлылар патшасы Сихонны,+Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек, 20  Баша́н патшасы Огны,+Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек. 21  Ул аларның җирләрен үз халкына мирас итеп биргән,+Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек; 22  Үзенең хезмәтчесе Исраилгә мирас итеп биргән,Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек. 23  Түбәнсетелгән чагыбызда ул безне онытмаган,+Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.+ 24  Ул безне дошманнар кулыннан коткарып торган,+Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек. 25  Ул һәр тере җанга ризык бирә,+Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек. 26  Күкләр Аллаһысына рәхмәтләр укыгыз,Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.

Искәрмәләр

Яки «зирәклек белән».

Искәрмәләр

Медиаматериал