Зәбур 137:1—9

137  Бабы́л елгалары буенда+ утырдык без,Сионны искә төшереп еладык.+  Шундагы* тупыл агачларынаАрфаларыбызны элеп куйдык.+  Яулап алучыларыбыз бездән җыр сорый иде,+Мыскыллап көлүчеләребез кәеф-сафа өчен: «Безгә берәр Сио́н җырын җырлап күрсәтегез әле»,— дия иде.  Ләкин чит-ят җирдәЙәһвә җырын ничек җырлыйк инде?  И Иерусалим, әгәр дә сине онытсам,Уң кулым үз осталыгын онытсын.*+  Сине исемдә тотмасам,Иерусалимны иң зур шатлыкларымнан да+Өстен куймасам,Телем аңкавыма ябышсын.  И Йәһвә Аллаһы,Иерусалим җимерелгән көнне эдомлыларның: «Җимерегез аны! Нигезләренә кадәр җимерегез!» — дигәннәрен исеңә төшер.+  Әй тиздән бөлгенлеккә төшәчәк Бабыл шәһәре,+Син безнең белән ничек эш иткән булсаң,Синең белән дә шулай эш иткән берәү бәхетле булыр.+  Балаларыңны тотып алып,Кыяташка атып бәргән берәү бәхетле булыр.+

Искәрмәләр

Ягъни Бабылдагы.
Я, бәлки, «корып төшсен».

Искәрмәләр

Медиаматериал