Зәбур 138:1—8
Давытның мәдхиясе.
138 Сине бөтен йөрәгем белән мактармын.+
Бүтән илаһлар алдындаСиңа мәдхияләр җырлармын.*
2 Тугры мәхәббәтең һәм тугрылыгың өченИзге гыйбадәтханәңә* карап сәҗдә кылырмын,+Исемеңне мактармын,+Чөнки син сүзеңне һәм исемеңне бар нәрсәдән югары куйдың.*
3 Сиңа дәшкән көнемдә җавап бирдең,+Җанымны кыю иттең, көч өстәдең.+
4 И Йәһвә, сине җирдәге бар патшалар мактар,+Чөнки әйткән вәгъдәләреңне ишетер алар.
5 Алар Йәһвә юллары турында җырлар,Чөнки Йәһвәнең даны бөек.+
6 Йәһвә югары булса да, басынкыларны күрә,+Ә тәкәбберләрне якын да китерми.+
7 Куркыныч җирдән барсам да, син мине исән килеш сакларсың.+Ярсулы дошманнарыма каршы кулыңны сузасың,Синең уң кулың мине коткарыр.
8 Йәһвә минем хакка бөтен нәрсәне башкарыр.
И Йәһвә, синең тугры мәхәббәтең мәңгелек.+
Үз кулың белән яратканнарны ташлама.+
Искәрмәләр
^ Я, бәлки, «Бүтән илаһлар белән һич исәпләшмичә, мин сиңа көй уйнармын».
^ Яки «Изге урыныңа».
^ Я, бәлки, «син үз сүзеңне хәтта үз исемеңнән дә югары куйдың».