Зәбур 139:1—24
Дирижер өчен. Давытның мәдхиясе. Җыр.
139 И Йәһвә, син мине сынадың, син мине беләсең.+
2 Син минем кайчан утырганымны да, кайчан торганымны да беләсең,+Уйларымны ерактан ук белеп аласың.+
3 Йөримме мин, ятаммы, син мине күзәтеп торасың,*Сиңа минем бөтен юлларым билгеле.+
4 Сүзем әле тел очына да килмәгән,Ә син, Йәһвә, аны инде яхшы беләсең.+
5 Алдан да, арттан да син мине чолгап аласың,Кулыңны өстемә саласың.
6 Андый белем — башыма сыймаслык* нәрсә.
Ул минем өчен акыл ирешмәслек биек.*+
7 Синең рухыңнан кая китим?
Йөзеңнән кая качыйм?+
8 Күккә күтәрелгән булсам, син шунда булыр идең,Ятагым Кабердә* булган булса, син шунда булыр идең.+
9 Таң канатларында очып китеп,Иң ерак диңгез буйларына урнашсам да,
10 Хәтта анда да синең кулың мине җитәкләр иде,Уң кулың мине тотып торыр иде.+
11 «Караңгылык мине, һичшиксез, каплап алыр!» — дисәм дә,Тирә-ягымдагы төн яктылык булыр иде.
12 Синең өчен хәтта караңгылык та дөм караңгы түгел,Ә төн көн кебек якты,+Караңгылык синең өчен — шундый ук яктылык.+
13 Син бит бөерләремне барлыкка китердең,Әнием карынында мине һәрьяклап пәрдә белән аерып алдың.*+
14 Сине мактыйм мин, чөнки шундый гаҗәеп яратылуым тирән хөрмәт уята.+
Синең эшләрең гаҗәеп,+Һәм мин моны бик яхшы беләм.
15 Мин яшерен рәвештә яратылганда,Җир куенында тукып ясалганда,Сөякләрем синнән яшерен булмаган.+
16 Күзләрең хәтта яралгы булган чагымны күргән;Әле бер өлешем дә булмаганда,Аларның үсеше турында индеБарысы да китабыңда язылган булган.
17 Минем өчен синең уй-фикерләрең шундый кадерле!+
И Ходаем, алар исәпсез күп!+
18 Санарга тотынсаң, ком бөртекләреннән дә күбрәк булыр алар.+
Уянганда, мин уйларымда синең белән булам.*+
19 И Аллаһы, явызны һәлак итсәң иде!+
Шулчак залимнәр* янымнан китәр иде,
20 Алар сиңа каршы явыз нияттән чыгып сөйли,*Исемеңне кирәк-кирәксезгә кулланучы дошманнарың алар.+
21 И Йәһвә, сине нәфрәт итүчеләрне нәфрәт итәм түгелме?+
Сиңа каршы фетнә күтәрүчеләргә җирәнеп карыйм түгелме?+
22 Мин аларны бөтенләй күралмыйм,+Алар җан дошманнарым булып китте.
23 И Аллаһы, мине сынап, күңелемне бел;+Тикшереп, борчулы уйларымны бел;+
24 Кара, миндә берәр нинди начар омтылыш юкмы икән,+Мине мәңгелек тормыш юлыннан алып бар.+
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «үлчисең».
^ Яки «ис китәрлек».
^ Яки «күп».
^ Я, бәлки, «мине тукыдың».
^ Я, бәлки, «мин һаман да аларны санар идем».
^ Яки «кан коюда гаепле адәмнәр».
^ Яки «үзләренең уй-фикерләрен әйтә».