Зәбур 14:1—7

Дирижер өчен. Давытның мәдхиясе. 14  Акылсыз* үз күңеленнән: «Йәһвә юк»,— ди.+ Андый кешеләрнең гамәлләре дә бозык, эшләре дә җирәнгеч. Берсе дә игелек кылмый.+  Йәһвә исә, берәрсенең зирәклеге бармы икән, берәрсе Йәһвәне эзлиме икән дип,Күктән адәм балаларына күз сала.+  Аларның һәммәсе юлдан тайпылган,+Бөтенесе дә бердәй бозык,Берәү дә игелек кылмый,Берәү дә.  Ник явызлык кылучыларның берсе дә аңламый, ә? Алар халкымны икмәк ашагандай йота. Алар Йәһвәне чакырмый.  Әмма аларны көчле курку басар,+Чөнки Йәһвә — тәкъвалар буыны белән.  Сез, явызлык кылучылар, гади* кешенең ниятләрен бозарга тырышасыз,Ләкин аның сыенычы — Йәһвә.+  Их, Сионнан Исраилгә котылу килсен иде!+ Йәһвә әсирлектәге халкын кире кайтарганда,Ягъкуб шатлансын, Исраи́л сөенсен.

Искәрмәләр

Яки «Гамьсез кеше».
Яки «мескен».

Искәрмәләр

Медиаматериал