Зәбур 140:1—13

Дирижер өчен. Давытның җыры. 140  И Йәһвә, мине явыз бәндәләрдән коткар,Залимнәрдән сакла,+ 2  Алар үз күңелләрендә явыз ният кора,+Көне буе сугыш-талаш куптарып йөри. 3  Аларның телләре еланныкы шикелле очлы,+Авызларында — зәһәр елан агуы.+ (Села) 4  И Йәһвә, явызларның кулыннан сакла мине,+Залим кешеләрдән,Миңа аяк чалырга ниятләүчеләрдән якла. 5  Тәкәбберләр миңа яшерен тозак кора,Баулардан юл кырыена ятьмә сала.+ Алар минем өчен ау кора.+ (Села) 6  Мин Йәһвәгә: «Син минем Аллаһым. И Йәһвә, ярдәм сорап ялваруыма колак сал»+,— дип әйтәм. 7  И Аллаһы Тәгалә Йәһвә, куәтле Коткаручым минем,Сугыш көнендә син башымны җәрәхәтләнүдән саклыйсың.+ 8  И Йәһвә, явызларның теләген чынга ашырма. Борыннарын чөймәсеннәр өчен, мәкерләренең үтәлүенә ирек куйма.+ (Села) 9  Мине камап алучыларның авызыннан чыккан яманлыкҮз башларына төшсен иде.+ 10  Өсләренә утлы күмер яусын иде.+ Бүтән тора алмасыннар өчен, аларны утка,Тирән* чокырларга+ ташласыннар иде. 11  Яла ягучы җир йөзендә үзенә урын тапмасын,+Яманлык залимнәрне куып җитеп, һәлак итсен иде. 12  Иманым камил, Йәһвә мескенне яклар,Ярлыларга карата гадел булыр.+ 13  Мин беләм: тәкъвалар исемеңне мактар,Намуслы кешеләр синең илтифатыңны* күреп яшәр.+

Искәрмәләр

Яки «Сулы».
Сүзгә-сүз «синең йөзеңне».

Искәрмәләр

Медиаматериал