Зәбур 142:1—7
Маски́л.* Давыт аны мәгарәдә чакта язган.+ Дога.
142 Аваз салып, Йәһвәгә ярдәм сорап ялвардым,+Аваз салып, Йәһвәгә илтифат күрсәтүен үтенеп ялындым.
2 Аңа эчемне бушатам,Аның алдында кайгымны сөйлим+
3 Рухым төшкән* чакта.
Шулчак син юлымны күзәтәсең.+
Йөргән сукмагымдаДошманнарым миңа яшерен тозак сала.
4 Уң ягыма кара һәм күр:
Минем хакта һичкем уйламый.*+
Качар урыным юк минем,+Беркем дә минем хакта борчылмый.
5 И Йәһвә, сиңа ярдәм сорап ялварам мин.
«Син сыенычым минем+,— дип әйтәм,—Тереләр җирендәге өлешем».
6 Ярдәм сорап аваз салуыма игътибар ит,Чөнки мин тәмам түбәнсетелгән.
Эзәрлекләүчеләрдән коткар мине,+Алар миннән көчлерәк бит.
7 Мине зинданнан чыгар,Синең исемеңне мактар өчен.
Минем тирәли тәкъвалар җыелсын,Чөнки син миңа карата игелекле.