Зәбур 144:1—15
Давытның мәдхиясе.
144 Минем Кыям+ Йәһвә макталсын,Ул кулларымны сугыш алып барырга,Бармакларымны көрәшергә өйрәтә.+
2 Ул ныгытмам минем, мине тугры мәхәббәтеннән аермый,Ул минем ныклы сыенычым* һәм коткаручым,Калканым һәм мин ышыкланган Аллаһым.+
Ул халыкларны минем ихтыярыма буйсындыра.+
3 И Йәһвә, нәрсә соң ул кеше? Шулай да син аның белән кызыксынасың.
Нәрсә соң ул үлемле кеше? Алай да син аңа игътибар итәсең.+
4 Кеше бары тик сулыш шикелле,+Аның көннәре уза баручы күләгә сыман.+
5 И Йәһвә, болытларыңны төшереп,* аска иң;+Тауларга кагыл, алар төтенләп торсын.+
6 Яшен яшьнәтеп, дошманнарымны таркат,+Укларыңны атып, каушат аларны.+
7 Югарыдан кулыңны суз;Ярсулы ташкыннардан,Чит-ят кешеләр кулыннан* коткар мине, сакла.+
8 Авызлары ялган сөйли,Алдап ант итәр өчен, алар уң кулларын күтәрә.*
9 И Ходаем, синең өчен мин яңа җыр башкарырмын,+Ун кыллы уен коралында уйнап, сиңа мәдхияләр җырлармын,*
10 Чөнки син патшаларга җиңү* бирәсең,+Хезмәтчең Давытны үтергеч кылычтан коткарасың.+
11 Авызлары ялган сөйләүче,Алдап ант итәр өчен уң кулларын күтәрүчеЧит-ят кешеләр кулыннан коткар мине, сакла.
12 Шулчак улларыбыз тиз үсә барган яшь үсентеләр сыман,Кызларыбыз сарайның уеп ясалган почмак баганалары сыман булыр.
13 Амбарларыбыз төрле-төрле ризык белән тулыр,Кырларыбызда вак терлегебез меңләп, дистәләгән меңләп булыр.
14 Йөкле эре терлегебез имгәнмәс,* бозау салмас,Мәйданнарыбызда ачы тавыш ишетелмәс.
15 Андый халык бәхетле!
Аллаһысы Йәһвә булган халык бәхетле!+
Искәрмәләр
^ Яки «куркынычсыз биеклегем».
^ Яки «күкләреңне сыгылдырып».
^ Яки «тырнагыннан».
^ Сүзгә-сүз «Һәм аларның уң кулы — алдауның уң кулы».
^ Яки «көй уйнармын».
^ Яки «коткару».
^ Яки «эре терлегебезнең карыны ертылмас».