Зәбур 145:1—21
Давытның мактау җыры.
א [әлиф]
145 Сине югарылармын, и Аллаһым, Патшам минем,+Синең исемеңне мәңге мактармын.+
ב [бәт]
2 Көне буе сине данлармын мин,+Синең исемеңне мәңге мактармын.+
ג [гимел]
3 Йәһвә бөек, ул иң олы мактауга лаек,+Аның бөеклеге акыл ирешмәслек.+
ד [дәлит]
4 Синең эшләреңне буыннан-буынга мактарлар,Бөек эшләрең турында хәбәр итәрләр.+
ה [хе]
5 Синең шөһрәтле даның һәм бөеклегең турында сөйләрләр.+
Гаҗәеп эшләрең турында уйланырмын мин.
ו [вав]
6 Кешеләр курку-хөрмәт уятырдай эшләрең* турында сөйләр.
Мин бөеклегеңне игълан итәрмен.
ז [зәйин]
7 Алар гаҗәеп яхшылыгыңны исләренә төшергәч, мактау сүзләре чишмәдәй агылыр,+Алар тәкъвалыгыңа шатланып аваз салыр.+
ח [хет]
8 Йәһвә кызганучан* һәм шәфкатьле,+Ярсырга ашыкмый һәм тугры мәхәббәткә бай.+
ט [тет]
9 Йәһвә һәркемгә карата игелекле,+Аның шәфкате бар эшләреннән күренә.
י [йод]
10 И Йәһвә, бөтен эшләрең сине данлар,+Тугры бәндәләрең сине мактар.+
כ [каф]
11 Алар патшалыгыңның данын игълан итәр,+Бөеклегең турында сөйләр,+
ל [ләмид]
12 Адәм балаларына куәтле эшләреңне белгертер өчен,+Патшалыгыңның шөһрәтле данын белдерер өчен.+
מ [мем]
13 Синең патшалыгың — мәңгегә,Хакимлегең — буыннан-буынга.+
ס [сәмих]
14 Йәһвә — егылырга торганнарның һәммәсе өчен таяныч ул,+Ул сыгылып төшкәннәрне торгыза.+
ע [әйин]
15 Һәркемнең күзләре өмет белән сиңа карый,Син аларга үз вакытында ризык бирәсең.+
פ [пе]
16 Кулыңны ачып,Син һәр тере җанның теләген канәгатьләндерәсең.+
צ [тсаде]
17 Йәһвәнең бөтен юллары гадел,+Кылган бар эшләрендә тугрылык чагыла.+
ק [коф]
18 Йәһвә үзен чакыручыларның барысына,+Хакыйкать буенча* ялваручыларның һәммәсенә якын.+
ר [реш]
19 Ул үзен тирән хөрмәт итүчеләрнең теләкләрен үти,+Ярдәм сорап үтенүләрен ишетеп, аларны коткара.+
ש [шин]
20 Йәһвә үзен яратучыларны яклый,+Ә бар явызларны кырып ташлар.+
ת [тау]
21 Авызым Йәһвәгә мактау белдерер.+
Һәр тере җан аның изге исемен мәңге мактасын.+