Зәбур 148:1—14

148  Йәһне* мактагыз! Йәһвәне күктән мактагыз,+Югарыдан мактагыз аны. 2  Бар фәрештәләре, аны мактагыз.+ Бөтен гаскәриләре, аны мактагыз.+ 3  Кояш һәм ай, аны мактагыз. Балкып торган бөтен йолдызлар, аны мактагыз.+ 4  Әй биек күкләр,* аны мактагыз,Һава өстендәге сулар, аны мактагыз. 5  Йәһвәнең исемен мактасыннар алар,Чөнки ул боерган, һәм алар барлыкка килгән.+ 6  Ул аларны мәңгегә урнаштырган,+Алар өчен үзгәрмәс закон билгеләгән.+ 7  Йәһвәне җирдән мактагыз,Әй диңгездәге зур җанварлар һәм барлык тирән сулар, 8  Яшен һәм боз, кар һәм куе болытлар,Аның сүзен үтәүче давыллы җил,+ 9  Таулар һәм бөтен калкулыклар,+Җимеш агачлары һәм эрбет агачлары,+ 10  Кыргый хайваннар+ һәм йорт хайваннары,Сөйрәлүчеләр һәм кошлар, 11  Җирдәге патшалар һәм барлык халыклар,Түрәләр һәм җирдәге барлык хөкемчеләр,+ 12  Егетләр һәм кызлар,*Олы яшьтәгеләр һәм яшьләр. 13  Йәһвәнең исемен мактасыннар,Чөнки бары тик аның гына исеме ирешә алмаслык биек.+ Аның мәһабәтлеге җир белән күктән дә югарырак.+ 14  Ул үз халкының көч-куәтен,*Тугры бәндәләренең —Үзенә якын булган халык Исраи́л улларының данын арттырыр. Йәһне* мактагыз!

Искәрмәләр

Йәһвә исеменең кыска формасы.
Сүзгә-сүз «күкләрнең күкләре».
Сүзгә-сүз «гыйффәтле кызлар».
Сүзгә-сүз «мөгезен».
Йәһвә исеменең кыска формасы.

Искәрмәләр

Медиаматериал