Зәбур 15:1—5

Давытның җыры. 15  И Йәһвә, синең чатырыңда кем кунак була ала? Синең изге тавыңда кем яши ала?+ 2  Сафлык юлыннан йөрүче,+Тәкъвалык буенча эш итүче,+Үз йөрәгендә дөресен сөйләүче кеше.+ 3  Ул теле белән башкаларга яла якмый,+Якынына һичнинди начарлык кылмый+Һәм дусларын хурламый.*+ 4  Кабахәт кешене кире кага,+Ә Йәһвәгә карата курку-хөрмәт күрсәткәннәрне зурлый. Хәтта үтәве авыр булса да, ул үз вәгъдәсен бозмый.+ 5  Акчасын ул арттырып алу өчен бирми+Һәм гаепсезне гаепләү өчен ришвәт алмый.+ Шулай эшләүче һәркем һичкайчан какшамас.*+

Искәрмәләр

Яки «оятка калдырмый».
Яки «чайкалмас».

Искәрмәләр

Медиаматериал