Зәбур 18:1—50

Дирижер өчен. Йәһвәнең хезмәтчесе Давытның мәдхиясе. Йәһвә аны Шаулның һәм бөтен дошманнарының кулыннан коткарган көнне Йәһвәгә җырлаган җыры:+ 18  И көч-куәтем минем Йәһвә,+ сине чын күңелдән яратам мин.  Йәһвә минем кыяташым, ныгытмам һәм мине коткаручы Аллаһым.+ Аллаһым — минем кыям,+ аңарда мин яклау табам. Ул минем калканым, коткару мөгезем,* ныклы сыенычым* минем.+  Мактауга лаек Йәһвәне чакырып,Дошманнарым кулыннан коткарылырмын.+  Үлем баулары мине чорнап алды,+Юньсез адәмнәр, көтелмәгән су ташкыннары шикелле, мине тетрәтте.+  Кабер* богаулары мине уратып алды,Үлем тозаклары белән йөзгә-йөз очраштым.+  Кайгылы чагымда мин Йәһвәгә ялвардым,Ярдәм сорап, Аллаһыма аваз салдым. Ул үзенең гыйбадәтханәсеннән тавышымны ишетте,+Ярдәм сорап кычкыруым аның колагына иреште.+  Шунда җир селкенә, тетри башлады,+Тау нигезләре калтырап китте. Алар селкенде, чөнки ул ярсыды.+  Аның борын тишекләреннән төтен чыкты,Авызыннан ялмап йотучы ут бөркелде,+Аңардан утлы күмерләр атылды.  Төшкәндә, ул күкләрне сыгылдырды,+Аягы астында дөм караңгылык иде.+ 10  Ул керубим өстендә очып килде,+Рухи затның* канатларында аска ыргылды.+ 11  Ул үзен караңгылык белән каплады,+Аның тирәли, ышык урын сыман,Кара яңгыр болытлары.+ 12  Аның алдындагы яктылыктан,Болытлар арасыннан боз һәм утлы күмерләр яуды. 13  Шунда Йәһвә күкләрне күкрәтте.+ Боз бөртекләре белән утлы күмерләр яудырып,Аллаһы Тәгалә үз тавышын яңгыратты.+ 14  Ул, укларын атып, дошманнарымны таратып җибәрде;+Яшеннәрен чәчеп, аларны аптырашта калдырды.+ 15  И Йәһвә, синең шелтәңнән, Борын тишекләреңнән чыккан көчле сулыштан+Су юллары күренде,+ җирнең нигезләре ачылды. 16  Ул югарыдан кулын сузды,Мине тотып алып, тирән сулардан тартып чыгарды.+ 17  Ул мине көчле дошманымнан,+Миннән көчлерәк булган күралмаучылардан коткарды.+ 18  Хәсрәт кичергән көнемдә алар миңа каршы чыкты,+Ләкин Йәһвә миңа таяныч булды. 19  Ул мине куркынычсыз урынга* алып чыкты,Коткарды, чөнки мине хуш күрде.+ 20  Йәһвә мине тәкъвалыгыма карап бүләкли,+Кулларымның сафлыгына карап әҗерен бирә.+ 21  Чөнки мин Йәһвә юлларыннан йөрдем,Аллаһымны калдырып, явызлык кылмадым. 22  Аның бөтен хөкемнәре минем алдымда,Мин аның кагыйдәләрен кире какмам. 23  Мин аның алдында саф булып калырмын+Үземне гаеп эштән саклармын.+ 24  Йәһвә үзе алдында тәкъва булуыма,+Кулларымның саф булуына карап әҗерен бирсен миңа.+ 25  Тугры кешегә карата син тугры эш итәсең,+Намуслы кешегә намуслы* буласың.+ 26  Риясыз кешегә син риясыз мөгамәлә күрсәтәсең,+Ә мәкерле кешене син ахмакка калдырасың.+ 27  Син гадиләрне* коткарасың,+Ә тәкәбберләрне* түбәнсетәсең.+ 28  И Йәһвә, син яктырткычымны кабызучы. Аллаһым — тирә-ягымдагы караңгылыкны яктыртучы.+ 29  Синең ярдәмең белән мин талаучылар өеренә каршы чыга алам,+ Аллаһының кодрәте белән мин диварларга менә алам.+ 30  Хак Аллаһының юлы камил.+ Йәһвәнең сүзе саф.*+ Ул — үзендә сыеныч табучыларның һәммәсенә калкандыр.+ 31  Йәһвәдән башка Аллаһы бармы соң?+ Ходаебыздан башка кем кыя?+ 32  Аллаһы мине көч-куәткә төрендерә,+Ул юлымны камил итә.+ 33  Ул аякларымны боланныкыдай җитез итә,Мине биек урыннарга куя.+ 34  Ул кулларымны сугыш алып барырга өйрәтә,Кулларым бакыр җәяне бөгә ала. 35  Син мине калканың белән яклыйсың,+ Уң кулың миңа булыша,*Басынкылыгың мине бөек итә.+ 36  Атлап барган сукмагымны син киңәйтәсең. Аякларым һич тә таймас.+ 37  Мин дошманнарымны эзәрлекләп, куып җитәрмен;Алар җир йөзеннән юк ителмичә, кире кайтмам. 38  Мин аларны тар-мар итәрмен, һәм алар инде күтәрелә алмас,+Алар минем аяк астымда булыр. 39  Син мине сугыш өчен көч белән коралландырырсың,Дошманнарымны аяк алдыма егып салырсың.+ 40  Син дошманнарымны чигенергә* мәҗбүр итәрсең,Һәм мин күралмаучыларымны юк* итәрмен.+ 41  Алар ярдәм сорап кычкыра, ләкин аларны коткаручы берәү дә юк,Алар хәтта Йәһвәгә ялвара, ә ул җавап бирми. 42  Мин аларны җил очырып алып киткән тузан бөртекләренә әйләндерермен,Аларны урам пычрагын чыгарып ташлагандай ташлармын. 43  Син мине халкымның гаепләүләреннән коткарырсың,+Мине халыклар өстеннән башлык итеп куярсың.+ Мин белмәгән халык миңа хезмәт итәр.+ 44  Минем хакта ишетү белән, алар миңа күндәм булыр,Чит ил кешеләре минем алдыма калтырап-куркып килер.+ 45  Чит ил кешеләре кыюлыгын җуяр,*Алар үз ныгытмаларыннан чыгып, калтырап килер. 46  Йәһвә — тере Аллаһы! Минем Кыям данлансын!+ Коткаручы Аллаһым югарылансын.+ 47  Аллаһы минем өчен үч ала,+ Халыкларны миңа буйсындыра. 48  Ул мине ярсулы дошманнарымнан коткара. И Ходаем, миңа һөҗүм итүчеләр өстеннән син мине югары күтәрәсең,+ Мине мәрхәмәтсез бәндәдән саклыйсың. 49  Шул сәбәпле мин сине, и Йәһвә, халыклар арасында данлармын,+Исемеңә мәдхияләр җырлармын.*+ 50  Ул, бөек эшләр башкарып, үзе сайлаган патшаны коткара,*+Ул үзенең майланганына — Давытка һәм аның токымына*+Тугры мәхәббәтен мәңге күрсәтә.+

Искәрмәләр

Яки «көчле коткаручым». Сүзлекне к.
Яки «куркынычсыз биеклегем».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «Җил».
Яки «иркен урынга».
Яки «Саф кешегә карата саф».
Яки «мескеннәрне».
Сүзгә-сүз «тәкәббер күзләрне».
Евр. телендә бу сүз металлны эретеп чистартуны аңлата.
Яки «мине ныгыта».
Яки «баш бөгәргә».
Сүзгә-сүз «тынсыз».
Яки «шиңеп төшәр».
Яки «көй уйнармын».
Яки «патшага бөек җиңүләр бирә».
Сүзгә-сүз «орлыгына».

Искәрмәләр

Медиаматериал