Зәбур 19:1—14
Дирижер өчен. Давытның җыры.
19 Күкләр Аллаһының данын игълан итә,+Күк йөзе аның куллары булдырган эшләр турында сөйли.+
2 Көн саен аларның сүзләре агыла,Төн саен алар белем биреп тора.
3 Сөйләм дә юк, сүз дә юк,Авазлары да ишетелми.
4 Әмма аларның тавышы* бөтен җир йөзе буйлап үтә,Хәбәрләре җиһанның барлык читләренә барып җитә.+
Күкләрдә ул кояш өчен чатыр корды.
5 Ул үз бүлмәсеннән балкып чыгучы кияү күк,
Йөгерештә катнашкан гаять көчле кеше күк шатлана.
6 Ул күкнең бер кырыеннан чыгаҺәм икенче ягына юнәлә.+
Бернәрсә дә аның җылысыннан яшеренә алмый.
7 Йәһвәнең кануны камил+ — көч бирә.*+
Йәһвәнең искә төшерүләре ышанычлы+ — тәҗрибәсезне зирәк итә.+
8 Йәһвәнең боерыклары гадел — йөрәкне шатландыра.+
Йәһвәнең әмере саф — күзләрне яктырта.+
9 Йәһвәгә карата тирән хөрмәт+ — изге, мәңгелек нәрсә.
Йәһвәнең хөкемнәре хак, барысы да гадел.+
10 Алар алтыннан,Күп-күп саф алтыннан да кыйммәтрәк;+Балдан, кәрәздән тамган балдан да татлырак.+
11 Алар синең хезмәтчеңне кисәтә,+Алар буенча яшәү — олы әҗер.+
12 Үз хаталарын кем күрә ала?+
Белмичә кылган гөнаһларымны ярлыкагыл.
13 Үз хезмәтчеңне дуамал адымнардан тотып кал,+Аларга миннән өстенлек итәргә юл куйма.+
Шулчак мин тел тидермәслек булырмын+Һәм коточкыч гөнаһлардан* сакланып калырмын.
14 Авызымнан чыккан сүзләрем һәм күңелемдәге уйларымСиңа хуш килсен иде,+ и Йәһвә, Кыям+ һәм Йолып Алучым минем.+