Зәбур 20:1—9

Дирижер өчен. Давытның җыры. 20  Кайгылы көнеңдә Йәһвә сиңа* җавап бирсен. Ягъкуб Аллаһысының исеме сине якласын.+  Ул изге урыннан сиңа ярдәмен җибәрсен,+Сионнан+ сиңа көч бирсен.  Ул синең бар бүләкләреңне исендә тотсын,Яндыру корбаныңны теләп кабул итсен.* (Села)  Ул күңелең теләгәнне үтәсен,+Бөтен уй-ниятләреңне уңышлы итсен.  Без синең коткару китергән эшләреңә шатланып аваз салырбыз,+Аллаһыбызның исемен мактарбыз.+ Йәһвә бөтен үтенечләреңне чынга ашырсын.  Йәһвәнең үз майланганын коткаруын мин хәзер беләм.+ Ул аның догасына үзенең изге күкләреннән җавап бирә,Уң кулы белән аны гаҗәеп итеп коткара.*+  Кемдер сугыш арбаларына, кемдер атларына өмет баглый,+Ә без Аллаһыбыз Йәһвәне исеме белән чакырабыз.+  Алар абынып егылды,Без исә, күтәрелеп, аякка бастык.+  И Йәһвә, патшаны коткар!+ Ярдәм сорап чакырган көнне ул безгә җавап бирәчәк.+

Искәрмәләр

1—5 шигырьләрдә кешеләр, күрәсең, патшага мөрәҗәгать итә.
Сүзгә-сүз «майлы дип санасын».
Яки «аңа зур җиңүләр бирә».

Искәрмәләр

Медиаматериал