Зәбур 21:1—13

Дирижер өчен. Давытның җыры. 21  И Йәһвә, патша синең куәтеңә сөенә,+Коткару китергән эшләреңә чиксез куана!+  Аның күңел теләген син үтәдең,+Үтенечен кире какмадың. (Села)  Син аны мул фатихалар белән каршы аласың,Аның башына саф алтыннан таҗ кидерәсең.+  Ул синнән гомер сорады, һәм син аңа бирдең,+ Озын гомер бирдең мәңгегә.  Синең коткаруың аңа бөек дан китерә.+ Абруй һәм шөһрәт белән бүләклисең аны.  Син аны мәңгегә фатихалыйсың,+Янында булуың белән аңа шатлык китерәсең.+  Чөнки патша Йәһвәгә таяна,+Аллаһы Тәгаләнең тугры мәхәббәте аркасында ул беркайчан да какшамас.*+  Синең кулың бар дошманнарыңны эзләп табар,Уң кулың нәфрәт итүчеләреңне табар.  Билгеләнгән вакытта син аларга күз салгач, алар утлы мичкә ташланган төсле булыр. Йәһвә аларны үзенең ачуы белән йотар, аларны ут ялмап кабар.+ 10  Аларның токымнарын* син җир йөзеннән юк итәрсең,Нәселләрен адәм балалары арасыннан юкка чыгарырсың. 11  Алар бит сиңа каршы начарлык эшләргә ниятләде,+Нәтиҗәсез мәкерләр корды.+ 12  Син ук-җәяңне йөзләренә төбәп,Аларны чигенергә мәҗбүр итәрсең.+ 13  И Йәһвә, куәтең белән күтәрел. Без синең кодрәтеңә мәдхияләр җырларбыз.*

Искәрмәләр

Яки «чайкалмас».
Сүзгә-сүз «җимешләрен».
Сүзгә-сүз «көй уйнап җырларбыз».

Искәрмәләр

Медиаматериал