Зәбур 29:1—11

Давытның җыры. 29  Куәтлеләрнең уллары, Йәһвәгә тиешлесен бирегез,Даны һәм кодрәте өчен Йәһвәгә тиешлесен бирегез.+  Йәһвәне исеме өчен данлагыз. Йәһвәгә изге киемдә* гыйбадәт кылыгыз.  Йәһвәнең авазы сулар өстеннән ишетелә,Данлыклы Аллаһы тавышы күк күкрәгәндәй яңгырый.+ Йәһвә күп сулар өстендә тора.+  Йәһвәнең авазы ифрат көчле,+Йәһвәнең авазы мәһабәт.  Йәһвәнең авазы эрбет агачларын сындыра. Әйе, Йәһвә Ливанның эрбет агачларын чәрдәкләп бетерә.+  Ул Ливанны* бозауны сикерткәндәй,Сирионны+ яшь кыргый үгезне сикерткәндәй сикертә.  Йәһвәнең авазы ут ялкыннары чыгара.+  Йәһвәнең авазы чүлне тетрәтә.+ Йәһвә Кады́ш+ чүлен тетрәтә.  Йәһвәнең авазы боланны калтыратып, бозаулата,Урманнарны яп-ялангач калдыра.+ Аның гыйбадәтханәсендә һәркем: «Аллаһыга дан!» — дип әйтә. 10  Йәһвә туфан сулары* өстендә тәхеттә утыра.+ Йәһвә Патша булып мәңге тәхеттә утыра.+ 11  Йәһвә үз халкына көч бирәчәк.+ Йәһвә үз халкын тынычлык биреп фатихалаячак.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «изгелегенең мәһабәтлеге өчен».
Күрәсең, Ливан тауларын.
Яки «күк океаны».

Искәрмәләр

Медиаматериал