Зәбур 40:1—17
Дирижер өчен. Давытның җыры.
40 Мин Йәһвәгә чын күңелдән өметләндем,*Һәм ул иелеп, минем ярдәм сорап кычкыруымны ишетте.+
2 Ул мине сулары шаулап аккан чокырдан,Баткаклыктан тартып чыгарды.
Ул аякларымны кыя өстенә бастырды,Мине каты җирдән атлатты.
3 Аннары ул авызыма яңа җыр+ —Аллаһыбызны мактау җыры салды.
Күпләр моны курку-хөрмәт белән күзәтерҺәм өметләрен Йәһвәгә баглар.
4 Йәһвәгә таянган кеше,Үзбелдекле* яки ялган юлыннан йөрүче адәмнәргә өметләнмәгән кеше бәхетле.
5 Никадәр күп гаҗәеп эшләр башкардың син,И Йәһвә Аллаһым,Безгә карата уй-ниятләрең шундый күп!+
Беркем дә сиңа тиңләшә алмый.+
Аларны әйтеп-сөйләп бирергә тырышкан булсам да,Алар санап бетергесез күп булыр иде!+
6 Корбан да, бүләк тә син теләмәдең,*+Ә тыңлар өчен колакларымны ачтың.*+
Син яндыру корбаннары һәм гөнаһ йолу корбаннары сорамадың.+
7 Шунда мин: «Менә, мин килдем.
Язма төргәктә минем хакта язылган+,— дидем.—
8 Синең ихтыярыңны үтәү, и Раббым, миңа рәхәтлек китерә,*+Синең кануның йөрәгем түрендә.+
9 Мин зур җыелышта тәкъвалык турында яхшы хәбәр игълан итәм.+
Менә, мин авызымны сөйләүдән тыймыйм,+И Йәһвә, син бит моны яхшы беләсең.
10 Мин синең тәкъвалыгыңны йөрәгемдә ябып тотмыйм,Тугрылыгыңны һәм коткаруыңны белдерәм,Тугры мәхәббәтеңне һәм хакыйкатеңне зур җыелыш алдында яшермим».+
11 И Йәһвә, мине үз шәфкатеңнән аерма.
Тугры мәхәббәтең һәм хакыйкатең мине гел саклап торсын иде.+
12 Мине чолгап алган бәла-казалар санап бетерерлек түгел.+
Гөнаһларымның күплеге аркасында мин юлымны күрмәс булдым.+
Алар башымдагы чәчләремнән дә күбрәк.
Шунлыктан өметем сүрелде, рухым төште.*
13 И Йәһвә, мине коткарчы.+
И Йәһвә, миңа ярдәмгә ашык.+
14 Җанымны эзләүчеләрнең һәммәсе
Оятка калсын һәм мәсхәрәгә төшсен иде.
Бәламә сөенүчеләр,Хурлыкка калып, чигенсен иде.
15 Миңа: «Сиңа шул кирәк!» — диючеләрОятларыннан пошаманга калсын иде.
16 Ә сине эзләүчеләр+
Сиңа сөенеп куансыннар,+Коткаруыңны зарыгып көтүчеләр бертуктаусыз:
«Йәһвә зурлансын!» — дисеннәр.+
17 Мин исә ярдәмгә мохтаҗ һәм мескен.
Йәһвә миңа игътибар итсен иде.
Син ярдәмчем минем һәм коткаручым.+
Аллаһым минем, тоткарланма.+
Искәрмәләр
^ Яки «Йәһвәне сабырлык белән көттем».
^ Яки «Башбаштак булган».
^ Яки «сиңа шатлык китермәде».
^ Кайбер кулъязмаларда: «Сиңа корбан да, бүләк тә кирәк булмады, ләкин син минем өчен тән әзерләдең»,— диелә. Ев 10:5 белән чагыштыр.
^ Яки «минем теләгем».
^ Яки «кыюлыгым җуелды».