Зәбур 42:1—11
Дирижер өчен. Кора́х улларының+ маскилы.*
42 Су агымнарына омтылган болан күк,Җаным сиңа тартыла, и Ходаем.
2 Җаным Аллаһыга, тере Аллаһыга сусый.+
Кайчан соң мин Аллаһы алдына килеп, аңа күренермен?+
3 Көн дә, төн дә күз яшьләрем — минем ризыгым.
Кешеләр көне буе: «Кая соң синең Аллаһың?» — диеп, миннән мыскыллап көлә.+
4 Үткәннәрне хәтергә төшерәм һәм күңелемне* бушатам,*Чөнки бервакыт мин күпсанлы халык белән йөргән идем,Бәйрәм үткәрүче халыкныңШатлану һәм рәхмәт белдерү авазлары астындаАны тантана белән* Аллаһы йортына алып барган идем.+
5 Ник күңелем төшенке?+
Ник эчемдә шундый тынычсызлык?
Аллаһыны көт,+Ул бит минем Бөек Коткаручым, аны мактаудан туктамам.+
6 Раббым, минем күңелем төшенке.+
Менә ни өчен мин синеҮрдү́н җирендә, Хәрму́н түбәләрендә,Миза́р тавында* искә төшерәм.+
7 Шарлавыкларың тавышын ишетеп,Тирән сулар тирән суларга дәшә.
Бөтен ярсулы дулкыннарың мине каплап алды.+
8 Көндезен Йәһвә мине тугры мәхәббәте белән бүләкләр,Ә төнен мин аның турында җырлармын, тормышым Аллаһысына дога кылырмын.+
9 Кыяташым Аллаһыма мин:
«Нишләп син мине оныттың?+ — диярмен.—Нишләп мин дошман җәберләвеннән кайгырып йөрергә тиешмен?»+
10 Дошманнарым мине ачы нәфрәт белән* мыскыллый,Көне буе алар: «Кая соң синең Аллаһың?» — диеп, миннән мыскыллап көлә.+
11 Ник күңелем төшенке?
Ник эчемдә шундый тынычсызлык?
Аллаһыны көт,+Ул бит Бөек Коткаручым, Аллаһым минем; аны мактаудан туктамам.+
Искәрмәләр
^ Яки «һәм эчемнән күңелемне бушатам».
^ Яки «әкрен генә».
^ Яки «Кечкенә тауда».
^ Я, бәлки, «сөякләремне сындыргандай».