Зәбур 43:1—5
43 И Аллаһым, хөкем ит мине,+Тугрылыксыз халыкка каршы булган хөкем эшемне якла.+
Алдакчы һәм гаделсез кешедән коткар мине.
2 Син бит минем Аллаһым, ныгытмам минем.+
Нигә син мине кире кактың?
Нишләп мин дошман җәберләвеннән кайгырып йөрергә тиешмен?+
3 Үз яктылыгыңны һәм хакыйкатеңне җибәр.+
Алар мине йөртсеннәр иде,+Изге тавыңа һәм бөек чатырыңа алып барсыннар иде.+
4 Шунда мин Аллаһының мәзбәхе янына,+Чиксез шатлыгым Аллаһысы янына килермен.
Һәм сине, и Аллаһы, Раббым минем, арфа уйнап мактармын.+
5 Ник күңелем төшенке?
Ник эчемдә шундый тынычсызлык?
Аллаһыны көт,+Ул бит Бөек Коткаручым, Аллаһым минем; аны мактаудан туктамам.+