Зәбур 44:1—26

Дирижер өчен. Кора́х улларының+ мәдхиясе. Маски́л.* 44  И Аллаһы, үткән көннәрдә,Ата-бабаларыбыз көннәрендәБашкарган эшләрең турында без үз колакларыбыз белән ишеттек,Безгә моны ата-бабаларыбыз бәян итте.+   Үз кулың белән син халыкларны куып җибәрдең,+Аларның җиренә ата-бабаларыбызны урнаштырдың.+ Син халыкларны җиңеп, куып чыгардың.+   Алар бу җирне үз кылычлары белән яулап алмады,+Һәм җиңүне аларга үз куллары түгел,+Ә синең уң кулың, синең кодрәтең+ һәм йөзеңнең яктылыгы китерде,Чөнки син аларны хуш күрдең.+   И Аллаһы, син минем Патшам,+Ягъкубка тулы җиңү* бүләк ит.   Дошманнарыбызны без көч-куәтең белән чигендерербез,+Безгә каршы күтәрелгәннәрне исемең белән таптап китәрбез.+   Чөнки мин үз җәямә таянмыйм,Кылычым да мине коткара алмый.+   Дошманнарыбыздан безне син коткардың,+Безне күралмаучыларны син хурлыкка калдырдың.   Аллаһыны без көне буе мактарбыз,Синең исемеңә мәңге рәхмәтләр укырбыз. (Села)   Әмма хәзер син безне кире кактың һәм хурлыкка төшердең,Син гаскәрләребез белән бармыйсың. 10  Син безне дошманнарыбыз алдында чигендерәсең,+Безне нәфрәт итүчеләр нәрсә тели, шуны ала. 11  Син безне, сарыкларны ашарга биргәндәй, дошманнар кулына тапшырасың,Халыклар арасына таратасың.+ 12  Син үз халкыңны юк бәягә сатасың,+Аны сатудан* сиңа табыш килми. 13  Син безне күршеләребез алдында хурлыкка төшерәсең,Тирә-ягыбызда яшәүчеләрнең барысы алдында көлкегә калдырасың һәм мәсхәрә итәсең. 14  Син безне халыклар алдында адәм көлкесе* иттең,+Кешеләр безгә карап башларын чайкый. 15  Мин көне буе кимсенәм,Йөземне оят каплый, 16  Аларның мыскыллап һәм кимсетеп көлгән тавышлары аркасында,Үч алучы дошманыбыз аркасында. 17  Моның барысы безнең башыбызга төште, шулай да без сине онытмадыкҺәм килешүеңне бозмадык.+ 18  Йөрәкләребез синнән борылмады,Аякларыбыз синең юлыңнан тайпылмый йөри. 19  Ләкин син безне шакаллар яшәгән җирдә тар-мар иттең,Син безне дөм караңгылык белән капладың. 20  Әгәр дә без Аллаһыбыз исемен онытсакЯ кулларыбызны догада берәр чит-ят илаһка таба сузсак, 21  Аллаһы әллә моны ачыкламасмы? Ул бит күңел төпкелләрен яхшы белә.+ 22  Синең өчен безне һәр көн үлемгә тапшыралар,Суеласы сарыкларга саныйлар.+ 23  Күтәрел, и Йәһвә! Ник син йоклап ятасың?+ Уян! Безне мәңгегә кире кага күрмә.+ 24  Нишләп син йөзеңне борасың? Ник син газап кичергәнебезне һәм җәберләнгәнебезне онытасың? 25  Безне бит туфракка чаклы бөгеп төшерделәр,Гәүдәләребезне җиргә салып таптыйлар.+ 26  Ярдәмчебез, күтәрел!+ Тугры мәхәббәтең белән коткар* безне!+

Искәрмәләр

Яки «бөек котылу».
Сүзгә-сүз «Алар өчен алган бәядән».
Сүзгә-сүз «мәкаль-әйтем».
Сүзгә-сүз «йолып ал».

Искәрмәләр

Медиаматериал