Зәбур 47:1—9
Дирижер өчен. Кора́х улларының+ мәдхиясе. Җыр.
47 Барча халыклар, кул чабыгыз.
Кычкырып тантана итегез һәм Аллаһыны шатлык авазлары белән мактагыз.
2 Чөнки Аллаһы Тәгалә Йәһвә курку-хөрмәт уята,+Ул — бөтен җир өстеннән бөек Патша.+
3 Ул халыкларны безгә буйсындыра,Милләтләрне аяк астыбызга сала.+
4 Ул безгә мирасыбызны+ —Үзе яраткан Ягъкубның горурлыгын сайлый.+ (Села)
5 Аллаһы — шатлыклы авазлар арасыннан,Йәһвә быргы* тавышлары арасыннан күтәрелде.
6 Мәдхияләр җырлагыз* Аллаһыга, мәдхияләр җырлагыз.
Мәдхияләр җырлагыз Патшабызга, мәдхияләр җырлагыз.
7 Чөнки Аллаһы — бөтен җирнең Патшасы,+
Мәдхияләр җырлагыз, акыллылык белән эш итегез.
8 Аллаһы халыклар өстеннән Патша булды.+
Аллаһы үзенең изге тәхетендә утыра.
9 Ибраһим Аллаһысының халкы белән бергәХалыкларның җитәкчеләре җыелды.
Чөнки җирдәге идарәчеләрнең* хуҗасы — Аллаһы.
Ул барысыннан да югары тора.+