Зәбур 48:1—14

Җыр. Кора́х улларының+ мәдхиясе. 48  Аллаһыбыз шәһәрендә, аның изге тавындаЙәһвә бөек, ул иң зур мактауга лаек.   Ерак төньяктагы Сио́н тавы,Бөек Патшаның шәһәре+Искиткеч матур һәм югары, бөтен җирнең шатлыгы.+   Аның ныгытылган манараларындаАллаһы үзенең ныклы сыеныч* икәнлеген күрсәтте.+   Менә, патшалар җыелды,*Алар бергәләшеп чыкты.   Шәһәрне күргәч, алар шаккаттылар. Алар куркуга төште, котлары алынып качып киттеләр.   Анда аларны тетрәнү,Бала тудыручы хатынныкы күк газап биләп алды.   Көнчыгыш җиле белән син Тарши́ш корабларын һәлакәткә дучар итәсең.   Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең шәһәрендә — Аллаһыбыз шәһәрендәБез ишеткәнебезне хәзер үз күзләребез белән күрдек. Аллаһы мәңгегә аны нык урнаштырачак.+ (Села)   И Аллаһы, синең гыйбадәтханәң эчендәБез тугры мәхәббәтең турында уйланабыз.+ 10  И Ходай, даның, исемең кебек үк,Җир читләренә кадәр җитә.+ Уң кулың тәкъвалык белән тулы.+ 11  Хөкемнәреңнән Сион тавы+ шатлансын,Яһүднең кечкенә шәһәрләре* сөенсен.+ 12  Сион тирәли йөреп, аны әйләнеп чыгыгыз,Аның манараларын санагыз.+ 13  Аның ныгытылган диварларына* күңел салыгыз.+ Киләчәк буыннарга сөйләр өчен,Аның ныгытылган манараларын күзәтегез. 14  Чөнки бу Аллаһы — мәңгегә безнең Аллаһыбыз.+ Ул безне мәңге* йөртәчәк.+

Искәрмәләр

Яки «куркынычсыз биеклек».
Яки «алдан сөйләшеп очрашты».
Сүзгә-сүз «Яһүднең кызлары».
Яки «валларына».
Я, бәлки, «без үлгәнче».

Искәрмәләр

Медиаматериал