Зәбур 5:1—12
Дирижер өчен: нехила́т.* Давытның җыры.
5 И Йәһвә, сүзләремә колак сал,+Көрсенүләремне игътибарсыз калдырма.
2 И Патшам минем, Ходаем,Ярдәм сорап аваз салуыма игътибар ит, мин бит сиңа дога кылам.
3 И Йәһвә, иртән син тавышымны ишетерсең,+Сиңа иртән үз борчуымны әйтеп бирермен+ һәм җавабыңны өметләнеп көтәрмен.
4 Син бит явызлыктан рәхәтлек табучы Аллаһы түгел.+
Бер генә яман кеше дә синең яныңда кала алмас,+
5 Бер тәкәббер кеше дә синең каршыңда тора алмас.
Яманлык кылучыларның барын да син нәфрәт итәсең.+
6 Ялган сөйләүчеләрне син юк итәрсең.+
И Йәһвә, рәхимсез* һәм алдакчы кешеләрдән син җирәнәсең.+
7 Ә мин, тугры мәхәббәтең бөек булганга,+ синең йортыңа керермен,+Сиңа курку-хөрмәт күрсәтеп, изге гыйбадәтханәңә* карап сәҗдә кылырмын.+
8 И Йәһвә, дошманнарым аркасында мине үзеңнең тәкъвалык сукмагыңнан алып бар,Миңа юлыңнан абынмый йөрергә ярдәм ит.+
9 Аларның бер сүзенә дә ышанып булмый бит,Эчләрендә яман нияттән башка һични юк,Аларның бугазлары — ачык кабер,Алар телләре белән юмалый.*+
10 Әмма Аллаһы аларны гаепле дип игълан итәчәк.
Үз мәкерләре аркасында алар һәлак булачак.+
Җинаятьләре күп булганлыктан, алар таралып бетсен,Алар бит сиңа каршы баш күтәрде.
11 Ә синдә сыеныч тапканнарның барысы сөенер,+Алар һәрчак шатланып аваз салыр.
Син аларны якларсың,Исемеңне сөючеләр синдә сөенеч табар.
12 Чөнки син, и Йәһвә, тәкъва кешене фатихалыйсың,Синең хуплавың аны калкан кебек яклап торачак.+